Экологлар Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында 12дән артык чүплек тапкан
Әлмәт районында чүпләнгән участок мәйданы 146 кв.метрны тәшкил итте.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында экологлар Әлмәт һәм Бөгелмә районнарының экологик хәлен ачыклау һәм яхшырту буенча рейдлар үткәрделәр. Бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нәтиҗәдә, алар җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез урнаштыруның 12 урыннан артыгын ачыклаган. Әйтик, Әлмәт районында чүпләнгән участок мәйданы 146 кв.метр, ә Бөгелмә районында – 50 кв. метр тәшкил иткән.
"Әлеге фактлар буенча башкарма комитетлар адресына законнарның мәҗбүри таләпләрен бозу һәм 60 көн дәвамында рөхсәтсез калдыклар җыюны бетерү турында кисәтүләр җибәреләчәк", - диделәр ведомствода.
Фото: Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа