Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә студентлар агач утыртты

Экологларга шәһәрнең политехника техникумы студентлары ярдәм итте.

Әлмәттә студентлар экология һәм төзекләндерү департаменты белән берлектә агачлар күчереп утырттылар.

Шевченко урамындагы юлның якын урнашуы сәбәпле, анда элек утыртылган агачлар күчерелә.
Әлмәт политехника техникумы студентлары бу эштә экологларга ярдәм иттеләр.

Урам шәһәр халкын һәм кунакларны үзенең яшеллеге белән сөендерүен дәвам итәчәк.


Ылыслы агачлар тирәсенә кәрлә алма агачлары утыртылган. Тиздән алар бу территорияне алсу-шәмәхә чәчәк ату белән бизәячәкләр, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

 

Фото:  Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса