Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында һаваның пычрануын тикшерәләр

Контроль-күзәтчелек ведомствосы белгечләренә прокуратура тарафыннан атмосфера һавасы пробаларын алу турында таләп бирелгән.

Татарстан табигать саклау районара прокуроры Айрат Низамиев Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе белгечләре белән берлектә Әлмәт районы Кәләй авылы халкының һавадагы водород сульфиды исенә карата шикаятьләре буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Тикшерү барышында территорияләрне күчмә тикшерү үткәрелде, Әлмәт районы территориясендә эшчәнлек алып баручы өч нефть чыгару компаниясенең хуҗалык эшчәнлеге турындагы документлар өйрәнелде", – диләр  ведомствода.

Контроль-күзәтчелек ведомствосы белгечләренә прокуратура тарафыннан атмосфера һавасы пробаларын алу турында таләп бирелгән.

Прокурор реакциясе чараларын күрү турында карар тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса