Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Коткаручылар Әлмәт районындагы сулыкны нефть эмульсиясеннән чистарта

Тихоновкада инеш пычранган.

Бүген гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Әлмәт районының Тихоновка авылы янындагы инештә табылган нефть таплары турында хәбәр килде, дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Урынга килгән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре инешнең өслегендә нефть пленкасы булуын ачыклаганнар. «Әлмәтнефть» НГДУның авария бригадасы инешкә алты нефть тотучы җиһаз урнаштырган.

Нефть пленкасының Дала Зәе елгасына эләгү куркынычы бар иде. Урында вакуум автомобиле белән нефть пленкасын җыю үткәрелә. Белгечләр аның барлыкка килүенең сәбәбен ачыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса