Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Экологлар Әлмәт районында законсыз төзелеш материаллары чүплеген тапкан

Чүпләнгән территориянең мәйданы 700 кв. метрдан артык, күләме 150 кубометр тәшкил итә.


ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Әлмәт районында санкцияләнмәгән төзелеш калдыклары чүплеген тапкан. Бу хакта табигать саклау ведомствосының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Калейкино авылында ачыкланган чүпләнгән территориянең мәйданы 700 кв. метрдан артык, күләме 150 кубометр тәшкил итә.

"Җир участогы хуҗасын билгеләү өчен белгечләр тарафыннан Росреестрның Татарстан республикасы буенча идарәсенә запрос җибәрелгән", - диләр министрлыкта.

 

Фото: ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса