Шарлавыклы буаларда яңа аллея барлыкка килде.
Россия прокуратурасының 300 еллыгы хөрмәтенә Әлмәттә аллеяга нигез салдылар. Бу хакта ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яфраклы агач үсентеләрен утыртуда шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары катнашты.