Әлмәттә җәйге өмә узды
Экология

Әлмәттә җәйге өмә узды

"Россия суы" акциясе кысаларында 9 июль көнне "Айгөл" чишмәсе территориясендә өмә үткәрелде. ⠀

Территорияне җыештыруда Әлмәт волонтерлары һәм "РИНПО", "Сервис НПО", "Таграс-ЭнергоСервис", "Таграс-ЭнергоСервис", "ТМС-групп", "Татбурнефть", "ТатСпецТранспорт"  Әлмәт оешмаларының эшче яшьләре катнашты.


Шулай ук өмәне оештыручы волонтерлар  «Әлмәт муниципаль районының административ-хуҗалык идарәсе» муниципаль бюджет учреждениесенә транспорт биргәне өчен рәхмәт белдерә.⠀