Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәткә Росприроднадзор башлыгы Светлана Радионова килде

Эш визиты кысаларында табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе һәм Россия дәүләт эшлеклесе «Әлмәт» җәмәгать үзәгендә һәм 1 нче гимназиядә булды.

Иҗтимагый үзәктә Светлана Геннадьевна музыка уен кораллары күргәзмәсе һәм «Альметрика» интерактив үзәге буенча экскурсиядә катнашты, шулай ук аңа  цифрлы иҗат академиясен күрсәттеләр.Аннары составына шулай ук «Татнефть»  генераль директоры Наил Маганов һәм «Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин кергән делегация Р. Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиягә юл тотты. Биредә кунак «Татнефть»нең биолабораторияләр төзү буенча тәҗрибәсе белән танышты.

Хәзер Татарстанның көньяк-көнчыгышында алар җиде. Алар тикшеренү һәм гамәли эш өчен кулланыла. Биредә укучылар микроклон үрчетү ысулы белән агач үсентеләрен үстерәләр.


Сыйныфлар интерактив такталар, ут һәм электрон микроскоплар, ноутбуклар, барлык кирәкле кораллар, лаборатор савыт-саба, реактив һәм биоматериаллар белән җиһазландырылган. Алга таба төрле токым агач үсентеләрен «Татнефть» үз программаларын тормышка ашыру өчен сатып алырга планлаштыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса