Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләрне Сабантуйдан соң калган чүп-чар борчый

Әлмәт шәһәренең автомобиль юллары идарәсе инстаграмында Сабантуйдан соң ничек җыештырулары сурәтләнгән фотография бастырып чыгарды.

Әлмәтлеләр сабан туе бәйрәмен  13 июньдә билгеләп үттеләр, ә ведомство хезмәткәрләре җыештыруга икенче көнне чыктылар.

Әлмәт халкын чүп-чар күләме таң калдырды.

"Кеше кайда, шунда чүп-чар. Кайда сез, анда чиста. Рәхмәт сезгә!", " Юк, балалар, без үзебездән соң боларның барысын да үзебез җыештырырга тиеш" дип язган социаль челтәрләрдә әлмәтлеләр.

«Алар тантана вакытында да атлар артыннан җыйдылар, бик оператив эшләделәр", - дип күзәтүе белән уртаклашкна тагын бер әлмәтле.  

Социаль челтәрләрдәге кайберәүләр бәйрәмдә чүплекләр җитмәде дип фаразлады: "Кемгәдер бәйрәм, ә кемгәдер чүп-чар җыештырырга. Чүплекләрне һәр метр саен  куярга кирәк иде".

 

Әлмәтне чүптән азат итүчеләргә рәхмәт!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса