Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтнең экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре экологик дәрес үткәрделәр

"Урман - безнең йортыбыз" дигән чарада Әлмәт шәһәренең 11 нче урта мәктәбенең 3в сыйныф укучылары катнашты.

Татарстан республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлыкта һәм "ЭКОяз 2021"республика акциясендә катнашу кысаларында үткәрелгән ачык дәрестә катнаштылар.

Укучылар заманча урманга мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, урман кешеләрне нәрсә белән җәлеп итә, ашата, киендерә, янгын килеп чыкканда үзеңне ничек тотарга, кыргый хайваннарга ничек ярдәм итәргә һ.б. турында белделәр.

Балалар бик теләп үзләренең проектларын, тәрәзәләрдәге үсентеләрне һәм рәсемнәрне күрсәттеләр. Мәктәп укучылары сукбай хайваннарга ничек ярдәм итүләре, шәһәребезнең приютларына ничек йөрүләре турында сөйләделәр.

Бүләккә укучылар истәлекле дәфтәрләр, экологик тематикалы китаплар һәм журналлар алдылар.

Мәктәп ачык йөрәкле кешеләрне тәрбияли. Экологик яктан белемле һәм тәрбияле балалар-киләчәктә уңышлы кеше образы.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса