Хач йөреше вакытында Әлмәтнең кайбер урамнарында хәрәкәт чикләнә
14 июньдә 11:00 сәгатьтән алып 14:00 сәгатькә кадәр Әлмәттә хач йөреше маршруты буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.
Хач йөреше ел саен православие динендәгеләрне берләштерә. Кемдер рухи сәяхәткә беренче тапкыр бара, ә кемгәдер бу тормышның аерылгысыз өлеше.
Чикләүләр түбәндәге участокларга кагылачак:
- Төзүчеләр пр.;
- Ленин ур.;
- Пушкин ур.;
- Ленин ур. Мәрҗани ур. чыгу юлы;
- Заслонов ур. Ленин урамына чыгу юлы;
- Ленин ур. Җәлил ур. чыгу юлы;
- Гагарин ур. Ленин ур. чыгу юлы;
- Ленин ур. Радищев ур. чыгу юлы;
- Ленин ур. Пушкин ур. чыгу юлы;
- Тимирязев ур. Пушкин ур. чыгу юлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia