Әлмәттә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хәйрия чарасы узды
Дин

Әлмәттә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хәйрия чарасы узды

Әлмәттә хәйрия чарасы узды.

28 августта Раштуа храмы территориясендә инвалидлар, сукырлар һәм чукраклар җәмгыяте әгъзалары өчен хәйрия төшке ашы оештырылды. Чара Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий фатихасы белән Әлмәт епархиясе ярдәме белән узды.

Сәламләү сүзе белән епархиянең социаль хезмәт бүлеге җитәкчесе иерей Константин Петряев чыгыш ясады. Чарада катнашучылар өчен Әлмәт православие гимназиясе укучылары чыгыш ясады.

Мондый хәйрия мәҗлесләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һәм аларга җылы бүләк итәргә әзер булганнарны берләштерүче күркәм традициягә әверелә.