Чупай авылында ифтарханә ачылды
Заманча бинада ифтарлар, уку-укыту курслары узачак.
Әлмәт районы Чупай авылында бик матур, иркен һәм заманча шартларга туры китереп төзелгән бина тантаналы рәвештә үз ишекләрен ачты. Әлеге тантанада авыл башлыгы, аксакаллар, абыстайлар, мәчет имамы, шулай ук авыл халкы катнашты. Бу әлеге вакыйганың никадәр әһәмиятле һәм бердәмлек рухында узуын күрсәтә.
Әлеге бинада ифтарханә оештыру, шулай ук көндезге уку-укыту курслары үткәрү өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Бу урын – авыл халкы өчен зур әһәмияткә ия. Ифтарханә кешеләрне бер табын артына җыеп, кардәшлекне, татулыкны һәм бер-береңә ихтирамны ныгытачак. Ә уку курслары дини белемне арттыруга, яшь буынны иманлы, әхлаклы итеп тәрбияләүгә хезмәт итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia