Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм иткән Әлмәт имамнарын хөрмәтләделәр

2025 ел республикабызда «Ватанны саклаучылар елы», ә Диния Нәзарәтендә «Каһарманнар елы» дип игълан ителде.

2025 ел республикабызда «Ватанны саклаучылар елы», ә Диния Нәзарәтендә «Каһарманнар елы» дип игълан ителде. Бу халкыбызның батырлыгын, тугрылыгын һәм бердәмлеген күрсәтә. 
Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге яңартылган IT-паркында Диния Нәзарәте һәм мөхтәсибәтләребез ел дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәм эшчәнлеге турында хисап тотты. Чара барышында иң актив районнар аерым билгеләп үтелде һәм ТР Мөфтие исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әлмәт районы иң тырыш һәм ярдәмчел районнар рәтендә булуы белән аерылып торды. Бигәш һәм Кәләй мәчетләре имам-хатыйбы Равил хәзрәт Идиятуллин һәм Үзәк мәчетнең имам мөхтәсиб урынбасары, «Дуслык» мәчете имам-хатыйбы, Аксакаллар шурасы рәисе Мәсгуть хәзрәт Сабиров «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнделәр. Якташларыбызның ихласлыгы, тәкъвалык һәм мәрхәмәт белән ярдәм кулы сузулары куанычлы күренеш.

Бу көн — Ватаныбызны саклаучыларга хөрмәт, батырларыбызга рәхмәт, ә халкыбызның бердәмлегенә көч өстәү көне булды. Раббыбыз илебезгә иминлек бирсен, ә каһарманнарыбызга исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса