Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

«Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсенең фазыйләтләре

Әгәр кешенең иманы гөнаһларга каршы тора алмый икән, кәлимәне аңсыз кеше әйткән шикелле генә әйткән була. Алар мөселман икәнлекләренә тугры булмый башлыйлар.

Сәет улы Әл-Худри Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әйткәнен җиткерә: «Муса пәйгамбәр әйтә: «Я Раббым, миңа сине һәрвакыт искә ала торган һәм дога кылганда сиңа эндәшә торган сүзне өйрәт!» Аллаһ әйтә: «Әйт: лә иләһә илләллаһ». Муса г-м әйтә: «Бөтен кеше дә шуны әйтә бит!» Аллаһ әйтә: «Әй Муса, 7 кат җир, 7 кат күк үлчәүнең бер ягында, икенче ягында иман кәлимәсе булса, ул кәлимә басар».

Югарыды әйтелгәнчә, «Лә иләһә илләллаһ» (Аллаһтан башка иләһ юк) сүзләре – иң яхшы зикер (Аллаһны искә алу) сүзләре булалар.

Гамр улы Габдулла Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әйткәнен җиткерә: «Кыямәт көнне мәхлуклар арасыннан бер кешене чыгаралар, янына гөнаһлары язылган 99 китапны куялар. Шуннан сорыйлар: «Берәр гөнаһыңны инкарь итәсеңме?» Ул әйтер: «Юк, Раббым». Тагын сорау бирәләр: «Берәр саваплы эшең бармы?» Ул кеше дулкынлануыннан: «Юк», – дип җавап бирә. Аңа әйтәләр: «Бар. Ул синең «Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәт рәсүлуллаһ» дип әйткән сүзләрең». Теге кеше әйтә: «Бер кәгазь кисәге 99 китапны баса аламыни?» Менә китапларны үлчәүнең бер ягына, кәгазьне икенче ягына куялар. Иман кәлимәсе язылган кәгазь кисәге авыррак килә.

Гамәлләрнең саваплары төрләре яки саннары буенча түгел, ә йөрәктәге иманга карап арта. Ике гамәл бертөрле булырга мөмкин, әмма саваплары зурлыкларының аермасы бик зур булырга мөмкин. 99 китапны басучы бер кәгазь кисәге турында уйлан.

Әнәс Мөхәммәтнең (с.г.в.) сүзләрен җиткерә: «Аллаһу Тәгалә әйтә: «Әй, адәм баласы, Җир шары зурлыгындагы гөнаһлар белән килсәң дә, Мин сине кичерермен».

Саф күңелләре ширек (мәҗүсилек) белән пычранмаган кешеләрнең гөнаһлары кичерелә. Күңеле саф булган кешенең гөнаһлары калмый, чөнки саф күңел иң беренче чиратта Аллаһны зурлауны, Аннан куркуны, Аңа гына өметләнүне, Аны яратуны күздә тота.

«Лә иләһә илләллаһ» сүзләре кешене кайгы килгәндә юата, чөнки андый кеше язмышның Аллаһтан гына икәненә ышана һәм сабыр иткән өчен гөнаһларының кичерелүен белә.

Мөселман булган кеше Аллаһка гына бәйле, башка затларга инде ул бәйле түгел, һәм моны уңышлар көтә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса