Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Ни өчен Пәйгамбәребез турында әйткәндә, «салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип тутырып әйтергә кирәк?

Наданлык шулкадәр зур байлык, саклап тотсаң, гомереңә җитә, дип әйткән ди берәү.

Аңа салават-сәлам әйтмәүче саранның сараны булыр

 

Бүген исә гыйлем алуның мөмкинлекләре зур булса да, күп кеше «тышкы кабык» белән ныграк мавыга. Күп нәрсәнең асылына төшенеп тормыйча, кемнәндер ишеткәнне генә грамоталы попугай кебек кабатлаучылар да аз түгел.

Мин кечкенә чакта әбинең «Мөхәммәт пәйгамбәрнең исемен ишеткәндә эчтән генә «салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип әйтергә кирәк» дигәне исемдә. Нигә алай әйтергә кирәген әллә ул белмәгән, әллә мин сорамаганмын. Әбинең дә белмәве ихтимал. Чөнки, ятим үскән балалар абыстайда сабак алганда ишек төбендә генә утыра идек, дип әйтә иде. Тора-бара ник алай әйтергә кирәклеге мине ныграк кызыксындыра башлады. Бу хакта миңа Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәдрәсә мөгаллимнәре аңлатып бирделәр.

Әлеге сорау мине генә кызыксындырмаган икән.

Шәһәрдә яшәүче А. Нуретдинов «Ни өчен Пәйгамбәребез турында әйткәндә, «салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип тутырып әйтергә кирәк булуын аңлатып язсагыз иде» дип редакциягә мөрәҗәгать итте.

Күпләрне кызыксындырган әлеге сорауга Әлмәт муниципаль районы мөхтәсибе имам-хатыйб Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин болай дип аңлатма бирде.

– Бу сүзләр «Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын» дигәнне аңлата. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Аллаһ Үзе һәм фәрештәләр Пәйгамбәргә салават әйтәләр, иман китергән кешеләр, сез дә аңа салаватлар әйтегез», ди.

Пәйгамбәрнең исемен искә алганда, аңа хөрмәт йөзеннән, «салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип салават әйтәбез булып чыга.

Аның бер хәдисендә дә «Пәйгамбәребез исемен ишетеп тә, аңа салават-сәлам әйтмәүче саранның сараны булыр» диелә.

Икенче хәдистә «Кем Пәйгамбәргә бер салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа 10 салават әйтә һәм аерым билгеләнгән фәрештә Пәйгамбәргә, фәлән кешенең улы яки кызы сиңа салават әйтте, дип җиткерәчәк», дип килә.

Иң фазыйләтле салават ул кайсы?

– Намазда укый торган «Салават» догасы: «Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә гәләә Ибраһиимә үә гәләә әәли Ибраһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид».

(«Йа Раббым, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә рәхмәтеңне бир. Дөреслектә, Син – мактаулы һәм олуг зат. Йа Раббым, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә бәрәкәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә бәрәкәтеңне бир. Дөреслектә, Син – мактаулы һәм олуг зат»).

Әлеге салаватны күбрәк әйтеп йөрсәк хәерле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса