Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Хаҗга еш бару аның кыйммәтен төшермиме?

Газетага укучыбызның соравына җавапны Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин бирә.

Хөрмәтле редакция! Озакламый Корбан гаете җитә. Дин кардәшләребез Хаҗга бара торган вакыт. Быел бездән ничә кеше китте икән? Аннан, Хаҗ сәфәренә Пәйгамбәребез дә бер тапкыр гына барган, хәзер кайберәүләр ел саен бара. Болай еш бару аның изгелеген, кыйммәтен төшермиме? Газета аша шушы сорауларга җавап бирсәгез иде.
Рөстәм Муллин

Газета укучыбызның әлеге сорауларына Әлмәт муниципаль районы мөхтәсибе имам-хатыйб Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җавап бирә.
– Сәламәтлеге, финанс мөмкин-леге булган теләгән һәр кешегә, Аллаһының ризалыгы өчен хаҗ гамәле кылып, аның рәхмәтенә ирешү өчен бүген бөтен мөмкин-лекләр бар. Аллага шөкер, хәзер хаҗ кылу кулдан килмәслек эш түгел. Татарстанда хаҗга бару турларын оештыра торган фирмалар шактый. Бүген инде теләге булган кешеләр барысы да безгә мөрәҗәгать итеп тормыйлар. Килеп киңәш сораган, тәртипләрен өйрәнергә теләгәннәргә аңлатып, өйрәтеп җибәрәбез.
Безнең мөхтәсибәттән күпме кеше киткәнен төгәл әйтә алмыйбыз. Чөнки безнең аша гына бармыйлар. Хаҗга барганын беркем дә мөхтәсибәткә килеп әйтми. Хәзер кемдер гомрәгә (кече хаҗ) бара, кемдер хаҗга. 
Быел хакимият аша 20 гә якын кеше бара. Болар Республикабыз Рәисенең кунаклары буларак, ул биргән квота буенча баралар. Алар барысы да махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары. Безнең тарафтан аларга, хаҗ тәртипләрен аңлаткан дәрес үткәрелде. 
Хаҗга бару – ул һәр кешенең күңел таләбе. Ул Аллаһ ризалыгын алу өчен эшләнергә тиеш. Ә инде кеше анда бер тапкыр барамы, ел саенмы, ул аның шәхси эше. Без берничек тә кешегә барма дип әйтә алмыйбыз. Бер тапкыр барганнан соң, әгәр дә аның мөмкинлеге бар икән, ник бармаска. Акчасын һәм вакытын ниндидер артык әһәмияте булмаган әйбергә сарыф иткәнче изге урында гыйбәдәт кылып үткәрү күпкә саваплы. Ә хаҗга баруның кыйммәте синең ниятеңнән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса