Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү шатлыгы
Хаҗның иҗтимагый тормышта әһәмияте әйтеп бетергесез
Ул изге Мәккә-и Мөкәррәмә вә Мәдинә-и Мөнәүвәрә шәһәрләрендә кылына.
Әлеге калаларның бәрәкәтле туфрагында сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) эзләре дә саклана, аның тавышы да ишетелә сыман. Биредә аңа вәхи (хәбәр) килгән, монда аның сәхабәләре яшәгән.
Без яшәгән шушы фаный дөньяда һәркем үз алдында торган максатка таба хәрәкәттә. Һәр адәм баласы, үзенең хакыйкый асылын барлап, аңа кайту юлларын эзли. Шушы эзләнүләр аңа изге сәфәр – хаҗ кылуны йөкли. Бу һәр мөселман өчен фарыз булган биш гамәлнең иң мәртәбәлесе дип санала. Аның төп максаты – Аллаһ ризалыгы белән җәннәткә керү вә Аның дидарын күрү бәхетенә ирешү. Хаҗ ул – Аллаһка карата үзеңнең хәләл малың һәм җисемең белән гыйбадәт кылу. Сәфәр вакытында хаҗилар ислам диненең газиз үзәге, җир йөзенең йөрәге булып саналган изге Кәгъбәтулланы күрә. Шушы “кара ташның” тарту көченә буйсынып, миллионлаган мөселман аны тәваф кыла.
Гарәфә тавында тору (вакфа)
Бер урынга ап-ак күбәләктәй бихисап кешеләрнең Гарәфә тавында җыелып басып торуы, мәхшәр көнне адәм балаларының гомер буе ниятләре һәм кылган гамәлләре өчен Аллаһ каршында җавап тотарга җыелуын хәтерләтә. Гарәфәдә җыелган кешеләр үзләренең гөнаһлары өчен шушы рәхимсез җиргә җәннәттән куылган Адәм (г. с.) вә Хәүә (р. г.) халәтен кичерәчәк. Гарәфә тавында кыйблага юнәлеп, “Җәбәлүр рахмәһ” (Рәхмәт тавы) дигән урында Аллаһы Тәгаләгә ялварып кылынган дога, адәми зат өчен хәерле булып, Җәнабел Хак тарафыннан кабул ителәчәк. Чөнки әлеге дога иң мөбарәк сәгатьтә илаһи бүләк булачак.
Шайтанга таш ату
Аллаһ юлында үз-үзеңне корбан итү һәм Аның рәхмәтенә ирешергә ниятләгән кешегә каршы шайтанның тырышлыгы үзенең эзлеклелеге һәм даимилеге белән аерылып тора. Шуңа да шайтанга таш ату – нәфескә һәм шайтанга каршы аяусыз көрәшне чагылдыручы Олы җиһадның тышкы билгесе. Шайтанга томырылган һәр таш Аллаһ зикере булып нәфес һәм шайтан уенына кылыч белән кадаган кебек була.
Кәгъбәне тәваф кылу
Кәгъбә тирәли әйләнеп йөрү – Аллаһка таба хәрәкәт итүнең чагылышы булып тора. Тәваф тәүхиднең асыл мәгънәсен аңларга ярдәм итә. Әлеге әйләнеп йөрү галәмдәге күк җисемнәренең – планеталар, йолдызлар, галактикаларның хәрәкәтен кабатлый сыман. Бу хәрәкәт “Без барыбыз да Аныкы һәм Аңа кайтачакбыз” дигән хакыйкатьне чагылдыра. Тәваф вакытында Аллаһка таба юнәлү йөрәгең, зиһенең, телең һәм бөтен әгъзаларың белән дә хәрәкәтләнүгә кайтып кала. Аллаһны зикер кылу һәм Аңа якынаюның тагы бер билгесе Кәгъбәтулла булып санала. Тәваф – җир йөзендәге бөтен нәрсәне колачлый торган символик мәгънәгә ия. Ул Аллаһка таба хәрәкәт итүнең билгесе. Йөгереп бару, ягъни сәгый кылу – кабаланып үзеңнең Хак Тәгаләңне эзләүне чагылдыра.
Корбан чалу
Корбан чалу – хаҗдагы фарыз гамәлләрнең берсе. Ул Аллаһ юлында кирәк чакта үзең өчен иң газиз нәрсәдән дә ваз кичәргә, аны корбан итәргә әзер булуыңны дәлилләүче гамәл. Моның иң күркәм мисалы булып Аллаһка якынаю юлында үзенең сөекле улын Исмәгыйльне (г.с.) корбан итәргә әзер булган Ибраһим (г.с.) пәйгамбәрнең үрнәге санала.
Аллаһны зикер кылу
Аллаһка гыйбадәт кылуның бөтен гамәлләренең асылы – зикер булып санала. Хаҗ кылганда зикер тулы куәткә тавыш белән дә, җәмәгать белән бергә дә әйтелә. Кешеләрнең йөрәкләре вә телләре бер үк халәттә булып һәм бер үк мәгънә илә Аллаһка “Ләббәйкә Аллаһүммә Ләббәйк!” дип тәкрарлый. Хаҗ вакытында Кәгъбә тирәли зикер әйтеп тәваф кылган мөселманнар Аллаһ яныннан бөтерелеп әйләнүче һәм аны олылап мактаучы планеталарны хәтерләтә. Гайшә (р. г.) сүзләренә караганда, Рәсүлебез (с. г. в.): “Кәгъбәтулланы тәваф кылу, Сафа һәм Мәрвә арасында йөгереп үтү, шайтанга таш ату фәкать Аллаһны зикер итү өчен гамәлгә куелды”, – дип әйткән. Хаҗ гамәлләре барысы да, нигездә, Аллаһны зикер итү булып санала; Аллаһы Тәгаләне бөтен дөньяда табынырлык бердәнбер илаһи зат итеп, Аның бөеклеген, көдрәтен вә куәтен таныту ул.
Дин вә мәгыйшәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia