Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Әлмәттә быел мәчет аша корбан чалдыру буламы?

Корбан бәйрәме – мөселманнар өчен изге вакыт, Аллаһы Тәгаләгә якынлашу, гөнаһлардан чистарыну һәм изге ниятләр белән гамәлләр кылу чоры. Бу бәйрәм мөселман дөньясында зур әһәмияткә ия. Корбан сүзенең мəгънəсе «якынаю, Аллаһка якынайта торган нəрсə» дип бирелə.

 

Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булу һәм аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Корбан чалу ул Раббыбызның бер әмере. “Кәүсәр” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Раббың ризалыгына намаз укы. Корбан чал” (Кәүсәр сүрәсе, 2 нче аять), - дип боера.

“Хаҗ” сүрәсендә әйтә: “Без һәр өммәткә корбан чалуны тәртип иттек. Үзләренә ризык булырга тиешле, дүрт аяклы малларны корбан итеп чалганда Аллаһ исемен телгә алсыннар, дип. Сезнең Раббыгыз – Ул бердәнбер - Аллаһ. Шулай булгач, Аңа тәслим итегез. (Ий, Мөхәммәд) син ихлас күңеллеләрне һәм тыйнак итәгатьчеләрне сөендер. (“Хаҗ” сүрәсе, 34 нче аять)”, - ди.

Корбан бәйрәме изге сәфәр – хаҗ кылу тәмамланган көн дә. Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм бер хәдисендә әйтә: “Аллаһ каршында көннәрнең иң бөеге – Корбан бәйрәменең беренче көне, аннан соң хаҗилар Минәдә карар кылган икенче көндер”, - ди.

Корбанлык бəйрəмнең беренче, икенче һəм өченче көннəрендə чалына. Шулай да иң фазыйлəтлесе - беренче көнне чалу. Корбан чалу вакыты бəйрəм намазы кылынганнан соң башлана. Корбанны төнлə чалу - тəнзиһəн мəкруһ (хупланмый).

Соңгы елларда халык арасында корбан чалу бик популярлашып китте. Шул сәбәпле халыкта кайбер сораулар да барлыкка килә. Газета укучыбызның корбанга бәйле соравына Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җавап бирә.

 

 

Озакламый Корбан гаете җитә. Быел мәчет аша корбан чалдыру буламы? Булса ничек һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә? Шул хакта газетада җавап бирмәссезме.

Сания Сафина

 

Әлеге сорауны без Әлмәт районы мөхтәсибәте имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинга юлладык. Ул безгә түбәндәгеләрне хәбәр итте.

- Быел да узган елгы кебек булачак. Ел саен Корбан чала торган мәйданда чалып, бөтен шартын җиренә җиткереп үтәлә. Чалган корбаннарын кемнәр шәкертләргә, кемнәрдер мохтаҗларга тапшыралар. Анда суыткычлар көйлән-гән, эшләп торачак. Теләгән кешеләр шунда килеп корбанлык сатып алып чалдыра ала. Кайберәүләр «Минем исемнән чалдырыгыз» дип акчасын алдан бухгалтериягә түлиләр. Анда исемлек төзелә. Аны Фәрит хәзрәт оештыра. Аннан корбаннарны мәйданда чалалар. Хуҗаларның үзләренә дигән өлешен үзләренә алып барып бирәбез, мәдрәсәгә дигәнен шәкертләргә алып калабыз. Башка елларда ничек эшләгән идек, быел да шул тәртиптә эшлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса