Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Рамазан - өммәтемнең ае

Рамазан - барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае.

Аллаһы Тәгалә кодси хәдисендә: «Ураза - Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен», - дигән (Бохари, Мөслим).

Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: «Бер адәм Рамазан аен шатланып каршы алса, һәм Рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр», дигән.

Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: «Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуны теләрләр иде» (имам Табарани, Бәйһәкый).

Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлаллаһ галәйһиссәләм болай дип әйткән: «Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә», дигән.

Бер көнне Муса галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләдән: «Йә, Раббым, Сиңа миннән дә якынрак бәндәләрең бармы?» - дип сораган. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әйе, алар яраткан колым Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтләредер», - дигән. Шунда Муса галәйһиссәләм: «Мин синең белән Тур тавында сөйләштем, ә алар ничек сиңа якын булды соң?» - дигән. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әй, Муса, син Минем белән Тур тавында сөйләшкәндә арабызда пәрдә бар иде. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең өммәтләре ураза тотып, иреннәре кибеп, ифтар вакытында кулларын догага күтәргәндә күк белән җир арасындагы пәрдә күтәрелә. Догаларын кабул итәм, чөнки алар бу мизгелдә Минем белән пәрдәсез сөйләшәләр», - дигән. Шунда Муса галәйһиссәләмнең: «Йә, Раббым, шул Рамазан шәриф уразасын минем өммәтемә дә бирче», - дип соравына Аллаһы Тәгалә: «Бу ураза - хәбибем Мөхәммәд галәйһиссәләмнең өммәтенә генә хастыр», - дип әйткән.

Рамазан аеның хасиятләре, фазыйләтләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең өммәте өчен махсус бирелгән.

Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе «тыелу» дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк», - дигән (Ибн Мәҗә), ягъни үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге өчен яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухи яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Без бу айда гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга тиешбез.Менә без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үз калебләребезне чистартырга, күркәм сүзләр сөйләргә тиеш, гайбәткә кермәскә, кешене гаепләмәскә, ялганламаска тырышырга кирәк.

Хәләл ризыклардан, эчемлекләрдән тыелып, телләребезне гайбәттән саклап, күңелләребезгә пакь уйлар салып йөрсәк, бәлки Аллаһның рәхмәте булып, ел буе күңел сафлыгына ирешербез. Рәсүл әкрам галәйһиссәләм әйткән: «Кем бу айда уразаның фарызлыгына ышанган һәм Аллаһ ризалыгын теләгән хәлдә ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер», - дигән (Бохари, Мөслим).

Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы. Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә.

«Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять котылучылардан булырсыз», - дип вәгъдә биргән Аллаһның шушы рәхмәтеннән файдаланырга кирәк.

Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, Рамазан айларыбызны да, үзенә муафыйк булганча, изгелектә үткәрүләребезне насыйп итсә иде, чөнки акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте - ураза. Сәламәт булмаган, авыру кешегә ураза фарыз түгел. Сәламәт килеш изге айны каршылаганбыз икән, Аллаһы Раббыбыз аны изге гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде.

Рәфкать Шаһиев әзерләде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса