Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Әлмәттә хиҗаб көнен билгеләп үттеләр

1 февральдә бөтен дөньяда хиҗаб көне — мөселман киеме көне билгеләп үтелә.

Әлмәт шәһәре мөселман хатын-кызлары берлегенең оештыру комитеты Әлмәт мөхтәсибәте ярдәме белән гүзәл затлар өчен чара үткәрде.

Чара  үзәк мәчетнең стилобатында узды.

Халыкара хиҗаб көне ябык кием кию белән бәйле мәдәни һәм дини традицияләрне хөрмәт итүне һәм аңлауны символлаштыра. Чара программасында хиҗаб һәм аның мәдәниятебездәге әһәмияте турында кызыклы вәгазьләр һәм фикер алышулар булды.  Ябык кием коллекцияләрен күрсәттеләр.  Яулык бәйләү һәм стиль буенча мастер-класслар,  хәләл-ярминкә узды. Иң ахырдан барлык катнашучыларны чәй табыны көтә иде. 

 Иң уникаль образлар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса