Әлмәт православие гимназиясенең икенче корпусы төзелә
Епископ Мефодий булачак гимназиянең территориясен һәм бинасын карап чыкты.
Митрополит Кирилл, епископ Пахомий, епископ Мефодий Әлмәт православие гимназиясенең икенче корпусының төзелеше белән таныштылар. Епископ Мефодий булачак гимназиянең территориясен һәм бинасын карап чыкты, сыйныфларны күрсәтте. Төзелеш милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык (ФУДН Россия) субсидияләре акчасына һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән алып барыла. Искәртәбез, Әлмәт шәһәрендәге православие гимназиясе 2018 елның 1 сентябрендә эшли башлады. Гимназиянең икенче корпусын төзү 2022 елның июлендә башланды.
Фото: Әлмәт епархиясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia