Әлмәт мәчетендә исламда хатын-кызның роле турында фикер алыштылар
Безнең көннәрдә дә актуаль булып калган гаилә кыйммәтләре мәсьәләләре дә күтәрелде.
Әлмәт Җәмигъ мәчетендә “Татнефть” хәйрия фондының “Риза казый мирасы” мәдәни-мәгърифәт проекты кысаларында Ризаэддин Фәхреддиннең “Мәшһүр хатыннар” китабы буенча укучылар конференциясе үтте. Чарада дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, абыстайлар, мәхәллә халкы, шулай ук нәшрият һәм Ризаэддин Фәхреддин музее вәкилләре катнашты.
Конференциядә чыгыш ясаучылар арасында Татарстанның көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин да бар иде. Үз чыгышында ул хатын-кызның исламдагы ролен ачып бирде, никах, ата-ана һәм туганлыкка кагылышлы аятьләр һәм хәдисләр китерде. Шулай ук безнең көннәрдә дә актуаль булып калган гаилә кыйммәтләре мәсьәләләре дә күтәрелде.
Фото: Әлмәт мөхтәсибәте матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа