Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә гошер җыю башланды

Татарстан Республикасында Диния Нәзарәте башлангычы белән гадәттәгечә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды.

Шуңа бәйле рәвештә, мөфтият 2024 елның 21 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.

Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Һәр елдагыча, мөхтәсибәтләрдәге мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. Аннары азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак.

Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Диния нәзарәте әлеге юнәлешкә бик зур дикъкать белән карый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса