Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ислам дине буенча тырнак кисү тәртибе

Ислам дине буенча тырнак кисү тәртибен беләсезме?

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин  ислам кануннары буенча кул һәм аяк тырнагын кисү тәртибе белән уртаклашты.

Кул тырнакларын кискәндә:

  1. Баш бармакны калдырып торырга.
  2. Уң кулның имән бармагыннан кисә башлап дәвам итәргә.
  3.  Чәнти бармакның тырнагын кисәргә.
  4. Сул кулның чәнти бармагына күчәргә дә баш бармакка кадәр кисеп килергә.
  5.  Кул тырнагын кисүне уң кулның баш бармагы белән тәмамларга киңәш ителә.

Аяк тырнакларын уң аякның чәнти бармагыннан башлап, шул юнәлештә дәвам итәргә һәм сул аякның чәнти бармак тырнагын кисү белән тәмамларга кирәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин  Ислам дине буенча тырнак кисү тәртибен күрсәткән фотосурәт урнаштырган, шуны сезгә тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса