Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә Ризаэтдин Фәхреддин исемен йөрткән Үзәк мәчет ачылды

Нефтьчеләр тырышлыгы белән төзекләндерелгән Аллаһ йортында гает намазы узды.

Корбан бәйрәме көнендә калабызда тарихи һәм истәлекле вакыйга булып узды - мәгърифәтче һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхреддин исемен йөрткән Үзәк мәчет, ниһаять, кабаттан үз ишекләрен ачты 

Үзәк мәчетне яңарту һәм аның мөмкинлекләрен киңәйтү проекты 2021 нче елда «Татнефть» җәмгыятендә кабул ителде. Реконструкция барышында бина бөтенләй башка төс алды. Мәчетнең фасады заманча, ул төнлә урамны яктырту мөмкинлеге дә бирә. Мәчетнең гөмбәзе 2 метр биеклектә эшләнгән. Комплексның гомуми мәйданы 4,9 мең кв.м. тәшкил итә. Биредә маетханә бар, стилобат өстендә шәһәрне карау мәйданчыгы, ә стилобат астында күп функцияле зал, ифтар мәҗлесләре бүлмәсе, «Риза» татар ашлары кафесы, никах залы, кибет урнашкан. Намаз уку урыны үзгәрешсез калган – ул 1200 кешене сыйдыра.

Корбан гаете уңаеннан бәйрәмгә килгән хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Мәганов, район башлыгы Тимур Нагуманов, республика һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр бар иде. Алар мәчет территориясе һәм комплексы, эчке бизәлеше һәм интерьерлары белән танышты, ә аннары шәһәр халкы белән бергә Гает намазы укыдылар. 

Бәйрәм намазынан соң җыелганнарга Татарстан Рәисе мөрәҗәгать итте. Рөстәм Нургали улы Әлмәтнең яңартылган мәчете чын мәгънәсендә мөселман дини-агарту үзәгенә әверелүен ассызыклады. 

– Әлеге мәчет Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә үрнәк. Бу чын ислам үзәге. Мәчетне ремонтлауда катнашкан, бу игелекле эшкә үз өлешен керткән барлык кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Татарстанда барлык диннәргә дә тиешле игътибар бирелә. Тынычлыкта һәм татулыкта без матур республикабызда, бөек илебездә яшибез, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Чыннан да, мәчетләр күзләребезне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар гына түгел, аларда халкыбызның чал тарихы, рухи мәдәниятебезнең сәхифәләре чагылыш таба. Шәһәребезнең түрендә урнашкан үзәк мәчеттән дә иман нуры бөркелеп торсын, халык йөреп торсын дип теләп каласы килә. 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса