Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә корбанга сарыкларны 13-14 мең сумга сатып алырга мөмкин

Корбан чалу өчен шәһәрдә ике мәйданчык әзерләнгән.

Хайванны сатып алып, чалырга мөмкин булган урыннар шәһәрдә ике җирдә урнашкан: «Тәскирә» мәчете янында һәм «Экстрим парк» территориясендә.

Барлык терлекләрне прививкаларга һәм авырулардан тикшерәләр. Сату өчен килгән һәркем документлар һәм ветеринария хезмәтеннән нәтиҗә күрсәтергә тиеш.

«Бруцеллез буенча тикшеренүләр мәҗбүри рәвештә, һәм Себер язвасыннан прививка ясалган булырга тиеш. Барлык терлекләр дә моны узган. Кергәндә, сез күргәнчә, бездә контроль бар. Һәр килгән техника мәйданчык территориясенә керә, һәр очракта да эремә белән эшкәртелә», – диде  «Әлмәт РГВО» баш ветеринария табибы Реваль Мөхәммәтҗанов.

Биредә республиканың төрле районнарыннан килгән хайваннар. Башка төбәкләр иминлек максатларында кертелмәде.

Экстрим парк территориясендә Корбан хайваннарын чалу иртәнге дүрттән үк бара. Кешеләр монда чиләкләр һәм пакетлар белән киләләр. Традиция буенча кеше итне өч өлешкә бүлә ала. Бер өлешен үзеңә калдырырга, берсен туганнарыңа һәм якыннарыңа таратырга һәм бер өлешен хәйриягә бирергә. Итне мохтаҗларга монда калдырырга мөмкин. Аерым чатырда ветеринария белгече эшли, ул итне тикшерә һәм мөһер куя. Сарыкны 13-14 мең сумга сатып алырга мөмкин. Барлыгы мәйданчыкларга 1100 баш алып килделәр. Корбан бәйрәмен өч көн билгеләп үтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса