Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалу урыннары аталды

Корбан чалу бәйрәм намазынан соң башланачак һәм 3 көн дәвам итәчәк.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 көнендә билгеләп үтелә торган Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалу урыннары исемлеген бастырып чыгарды-быел дата 2024 елның 16 июненә туры килә.

Корбан чалу бәйрәм намазынан соң башланачак һәм 3 көн дәвам итәчәк.

Әлмәттә корбан чалу урыны булып Бигәш урамындагы «Экстрим мәйданчыгы» һәм «Тәзкирә» мәчете билгеләнгән.

"Игътибар: Корбан бәйрәме датасына якынрак исемлектә үзгәрешләр булырга мөмкин", - дип кисәттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең казыйлар Советы карары буенча быел корбан чалу өчен нисабның күләме 51 мең сум күләмендә билгеләнгән. Корбан нисабы-бурычларны һәм кирәкле чыгымнарны исәпкә алмаганда, мөселман өчен корбан чалуны мәҗбүри итә торган ирекле акчалар. Нисаб 595 грамм көмешкә тигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса