Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ураза бәйрәмен билгеләп уздылар

10 апрель көнне барлык мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтте. Әлмәт районы мәчетләрендә дә иртәнге сәгатьләрдән халык катнашлыгында гает намазы укылды, вәгазьләр тыңланды, моңлы тәкъбирләр әйтелде.

Шәһәркүләм тантаналы  намаз иртән үзәк мәчет янәшәсендә урнашкан  мәдрәсә бинасында узды. Бирегә 500 ләп мөселман килгән иде.

 Әлмәт районының имам мөхтәсибе Исмаил Сингатуллин бәйрәм вәгазендә Рамазан аенда ураза тотуның савабы турында сөйләде, чын иман, изге гамәлләр белән Аллаһка рухи якынаюның әһмиятен күрсәтте. Исмаил хәзрәт шулай ук Татарстан диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның телеграммасын да укыды. Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар бер-берсен тәбрик иттеләр. Һәр йортта бәйрәм өстәле, коймак, таба ашы әзерләнде. Бәйрәм өч көн дәвам итә. Туганнар, дуслар белән күрешү, авыру кешеләрнең, ялгызларның, картларның хәлен белешү, зиратларга бару, мәрхүмнәрне догалар белән искә алу – бәйрәмнең матур гадәтләре.

Ураза бәйрәменә багышланган чаралар быел Гаилә елына багышланган һәм  елдагыча Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында оештырыла. Быел ул бераз соңрак– 21 апрель көнне узачак.  Биредә балалар арасында дога уку буенча ярышлар, аниматорлар чыгышы, спорт уеннары, концерт программасы көтелә. Күркәм традиция буенча бу юлы да паркка килгән һәркемне кайнар пылау белән сыйлаячаклар. Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте тарафыннан һәм парк ярдәмендә оештырылган бәйрәмдә өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп ял итәр дип өметләнеп калабыз.   

Рамазан ае – беренче чиратта үзебез алдында хисап тоту чоры булып тора. Изге айның  фазыйләтләре дәвамлы булсын.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса