Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?

Сорау-җавап

Тәравих намазыннан арып кайтып, иртән сәхәргә йоклап калганбыз. Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы? 

Бик арылган көннәрдә кеше сәхәр вакытында уяна алмыйча, иртәнге намаз кергәч кенә торырга мөмкин. Бу вакытта сәхәр ашарга ярамый. Әмма ул кеше барыбер ниятләп уразага керә.

Сәхәр җәһәтендә ике хәдис бар. Беренчесе. Рәсүлебез (аңа Аллаһының сәламе булсын) Мөхәммәд пәйгамбәр: «Сәхәрне ашагыз, анда бә-рәкәт бар», ди. Бәрәкәтнең мәгънәсе бик киң. Бәрәкәт ул - саулык-сәламәтлек, ризык, иминлек тә. Икенчесе. Бер хәдисендә рәсүлебез: «Китап әһелләренең уразасы белән мөселманнар уразасының аермасы - сәхәрдә», ди. Ягъни башка диннәрдә дә ураза бар. Әмма аларда сәхәр дигән нәрсә юк икән. Шуңа күрә сәхәр мөселманнар уразасын башка диннәр уразасыннан аерып тора. Әгәр кеше йоклап калса, ул фарыз-мәҗбүри түгел. Әгәр кешенең бөтенләй ашыйсы килми икән, ул вакытта кеше тәгам җыймаса да, ураза тотарга дип ният кыла икән, аның уразасы иншалла кабул булыр. Әлбәттә, ураза тотам дип ниятләү мәҗбүри. 

Әмма пәйгамбәребезнең сөннәтен үтим дип, сәхәрдән булсын дип, бер генә йотым су кабып куйсагыз да, бу безнең өчен зур нигъмәт-бәрәкәт була ала. «Сәхәр ашау бәрәкәтле, аны ашамыйча калмагыз. Һич булмаса, арагыздан берегез бер йотым су эчсен, чөнки Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләре сәхәр ашаганнарга саләт әйтә (муллык һәм нур яудырырлар)», диелә икенче бер хәдистә.

Сәхәрсез ураза авыррак тотылачак. Әмма Аллаһыдан җиңеллек сорап, бу көнне ураза тотарга тырышырга кирәк, чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәй-һи вә сәлләм: «Кем Рамазан аеның бер көн уразасын калдырса, ул аны ел буе тотып та тутыра алмаячак», дип әйтә. Әмма бу хәдис казага калган уразаны тотмаска кирәк дигәнне аңлатмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шушы хәдисе белән Рамазан ае уразасының бик фазыйләтле икәнлегенә игътибар иткән. 

Наил Гайнуллин

«Дин вә мәгыйшәт»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса