Иман нуры балкып торды
Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен Яшьләр үзәге каршында Гает бәйрәме үткәрде.
Гает - мөселманнарның ике изге бәйрәменең берсе. Бүген аны дөнья буйлап зурлап уздыру мөмкинлеге бар. Һәм ул күпләр күрергә күнеккән әби-бабайлар бәйрәме генә түгел.
Бүген күп кенә яшьләребез Аллаһының кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, ислам тәртибе белән яши. Әлеге бәйрәм чарасы да шәһәрнең Яшьләр үзәге, «Ансар» хәйрия фонды белән берлектә үтте. Чөнки бу якыннарны шатландыра, башкаларга шатлык өләшә, хәл-әхвәл белешә, изгелек кылып, Аллаһының рәхмәтенә ирешә торган көн.
Бәйрәм чарасында Коръ-ән аятьләре, вәгазьләр, мөнәҗәтләр яңгырады. Чарадагы һәр кеше, урамнан узучылар вәгазь сүзләрен, Изге Коръән аятләрен ишеткәндә эчтән генә Аллаһ-тан сорамый калмагандыр. Чөнки бу көннәр догалар кабул була торган көннәр. Аллаһының кодрәте киң, мәрхәмәте чиксез. «Кем дә кем кул күтәреп миннән сорый икән, аның сораганын үтәмәскә мин оялам» дигән Аллаһы Тәгалә.
Гомумән, бәйрәмне оештыручылар төрле форматтагы чараларны, тиешле һәм кирәкле гамәлләрне күз уңында тотып эш иткәннәр. Хатын-кызлар өчен беренче намаз дәресләре дә, яшьләргә заманча яулык бәйләү буенча мастер-класслар, хәләл-маркет һ.б. бар иде. Әлбәттә, әлеге изге эшләрдә ярдәмчеләрсез, актив яшьләрсез мөмкин түгел. Мөхтәсибәтнең яшьләр эшләре буенча ярдәмчесе Рузил хәзрәт Ихсанов бу юнәлештә шә-һәрнең Яшьләр үзәге (Айдар Газизуллин), «Ансар» хәйрия фонды, «Тәзкирә» мәчетеннән Рәйханә ханым белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Шуңа да әлеге бәйрәмдә динебезнең асыл сыйфатларын халкыбызга җиткерүчеләрне Рәхмәт хатлары белән сөендерү мөмкинлеген дә тапканнар. Бу уңайдан Рәйханә ханым:
- Әлхамдүлиллаһ, гает бәйрәме бик яхшы уза. Яшьләр үзәге янында халыкны корбан итеннән пешкән пылау белән дә сыйладык. «Минем беренче намазым» дип аталган дәрес тә үткәрдек. Бик күп хатын-кызлар беренче мәртәбә намаз укып карады. Үземә дә кичә мөхтәсибәтебездән һәм «Ансар» җәмгыятеннән Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Аллаһыма мең рәхмәт, барысына да өлгерергә көч-куәт бирде, - диде.
Бәйрәм чарасы шәһәр паркында дәвам итте.
Мондый бәйрәмнәр яшьләребезне әдәп-әхлакка өнди торган чараларга әйләнсен иде. Дөньялар тынычланып, хәсрәтсез, кайгысыз яшәргә, алдагы бәйрәмнәрне исән-имин каршыларга язсын.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа