Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәтнең балалар хастаханәсендә ифтар узды

Мондый чара беренче тапкыр үткәрелгән.

Перинаталь үзәкле Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсенең балалар стационарында беренче тапкыр баш табиб Алиуллин Алмаз Альфридович оештырган ифтар узды.

Анда Әлмәт районы Колшәрип авылы мәчете имам-хатыйбы-Насибуллин Илгиз Ирек улы һәм медицина учреждениесенең сәламәтлек саклау ветераннары катнашты.

Ифтарда Алмаз Альфридович лаеклы ялга чыккан сәламәтлек саклау ветераннарына, аларның хезмәт юлы һәм хастаханә үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен белдерде, шулай ук кунакларга учреждениедә булган һәм булачак үзгәрешләр турында сөйләде. Алар, үз чиратында, үз эшләрендә тупланган тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклаштылар. Җылы шартларда үткән ифтарның лаеклы оештырылуын билгеләп үттеләр. 

 

Кунаклар баш табиб һәм имам-хатыйб белән бергә коллектив намаз укыды.

 

 

Фото: Перинаталь үзәкле Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса