Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

2023 елда Рамазан өчен фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәре билгеләнде

22 мартта, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә.

Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләү буенча карарлар кабул ителде.

Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 41 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 454 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә - 800 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Рамазан уразасы 2023 елның 23 мартында тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2023 елның 22 мартында ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына. 

Быел ураза 29 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 20 апрельдә. 

Ураза бәйрәме быел 2023 елның 21 апреленә туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса