Әлмәт укучылары өчен мәчеттә экскурсия оештырылды
Ислам дине турында алган белемнәрне бүгенге экскурсия тагын да тулыландырды һәм укучыларда билгеле бер күзаллау тудырырга ярдәм итте.
2 нче лицейның 4 “В” сыйныфы укучылары, аларның әти-әниләре сыйныф җитәкчесе Мәрданова Е.У. җитәкчелегендә Әлмәт шәһәренең “Нурлы” мәчетендә экскурсиядә булдылар. 4 нче сыйныфта укучылар дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләрен (ОРКСЭ фәне кысаларында) өйрәнәләр, дөньядагы диннәр белән танышалар.
13 малай, 18 кыз сыйныф җитәкчесе белән ике төркемгә бүленеп, кызлар хатын-кызлар өчен, ә малайлар ир-атлар өчен керү ишегенә юнәлделәр.
Экскурсияне Мәхсүм хәзрәт Нуртдинов алып барды.
Укытучы Мәрданова Е.У. белән балалар гыйбадәт залларында (хатын-кызлар һәм ир-атлар) булдылар, үзәк залда җыелып, Мәхсүм хәзрәтнең дин, кешенең килеп чыгышы, дини бәйрәмнәре, аларның үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләвен тыңладылар. Балаларга «хәләл», «садака», «намаз» , «хаҗ» , «исем кушу», «никах» һ. б. төшенчәләрен аңлаттылар.
Изге китап — Коръән һәм аны уку үзенчәлекләре турында сөйләде.
Укучылар белән экскурсия диалог, әңгәмә форматында алып барылды, дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте.
Фото: Әлмәт мөхтәсибәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа