Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Корбан бәйрәме матур узды

Корбан бәйрәме - ислам дөньясындагы иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Быел бәйрәм 9 июльгә туры килде.

Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, төрле бәла-казаларга юлыккан кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәклекне искә төшерә торган мәгънәле олуг  бәй-рәмнәрнең  берсе бу.

Корбан бәйрәме уңаеннан  районыбызның  барлык мәчетләрендә дә гает намазлары укылды.

Шәһәркүләм бәйрәм намазы исә быел да ачык һавада - «Алнас» стадионының футбол кырында узды. Шәһәр мөселманнарын Әлмәт районы имам-мөх-тәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин котлады. Хәзрәт мөселман кардәшләренә күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомер, имин тормыш, сабырлык, сәламәтлек теләде.

Намаз укылганнан соң  теләүчеләр корбан чалуга керештеләр. «Татнефть», муниципалитет, предприятие җитәкчеләренең булышлыгы белән әлеге чара ел саен махсус җиһазландырылган мәйданчыкта үткәрелә.

Республика районнарыннан терлек чалу өчен ветеринар күзәтү узган 1100 баш  сарык кайтарылды.

Объездная урамындагы «Тәзкирә» мәчете тер-риториясендә дә корбан чалдылар. Алдан әзерләнгән махсус  территориядә Әлмәт мөхтәсибәтенең палаткасы урнаштырылып, ислам мәдрәсәсе студентлары өчен корбан итен кабул итү дә оештырылды.

Бәйрәм чаралары Татарстан нефтенә 60 ел исе-мендәге шәһәр паркында да үтте.  Биредә шәһәр халкы, калабыз кунаклары өчен матур бәйрәм әзерләгәннәр иде. Әлмәтлеләрне кайнар пылау һәм башка тәм-томнар белән сыйладылар. Сукырлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән әлмәтлеләргә аерым бәйрәм  үткәрелде.  Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин килгән кунакларга Корбан бәйрәме тарихын сөйләде, изге бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса