Әлмәттә Хач йөрүе узды
Әлмәт Русьне чукындыруның 1033 еллыгын бәйрәм итүгә кушылды.
Тантана Казан кафедраль соборында, изге литургиядә дога кылудан башланды.
Гыйбадәт кылудан соң тантаналы гыйбадәт йөреше булды, аны епископ Мефодий җитәкләде.
Күп кенә православие динендәгеләр Казан кафедраль соборыннан шәһәрнең үзәк урамы буйлап изге апостоллар Петр һәм Павел храмына кадәр уздылар.
Әлмәттә мондый хач йөреше 2013 елдан бирле ел саен үткәрелә. Узган ел катлаулы эпидемиологик хәл аркасында, хач йөреше уздырылмаган иде, быел бу традиция яңадан торгызылды.
Петропавловск гыйбадәтханәсе территориясендә Православие гимназиясенең 2 корпусы нигезенә истәлекле ташны изгеләндерү булды.
Ахырда епископ Мефодий барлык җыелучыларны шәһәр өчен мөһим вакыйга белән котлады.
Фото: Әлмәт епархиясе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа