Реклама
Дин
Әлмәт шәһәрендә Корбан гаетенә багышланган бәйрәм намазы "Алнас" стадионы территориясендә узачак
Мәчетләрдә бәйрәм чаралары, шулай ук корбан чалу йолалары барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәп үткәреләчәк.
4.00 Коръән уку,
4.35 вәгазь,
5.00 сәгатьтә тантаналы намаз башлана.
6.00 сәгатьтән башлап, экстрим-парк янындагы автостоянка территориясендә корбан чалу мәйданчыгы эшли башлаячак. Мәйданчыкта тәкәләр сатылачак.
Шәһәр һәм районның барлык мәчетләрендә намазга намазлык һәм битлек алып килергә, кешеләр арасында 1,5 метр арада дистанцияне үтәргә тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа