31 март 2026 яңалыклары
-
1 апрельгә һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
Әлмәттә бер хатын-кыз чит фатирдан өч шешә алкоголь урлаган
Хуҗага зыянны 1047 сумга бәяләгәннәр.
-
Әлмәттә идарәче компанияне 125 мең сумга штрафка тартканнар
Күп санлы проблемалар ачыкланды.
-
Татарстанда язгы чорда авыр йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр гамәлгә керә
1 апрельдән республика юлларында күчәр авырлыгы 6 тоннадан арткан машиналар өчен сезонлы чикләүләр башлана. Чаралар 392 участокны колачлый һәм юлларның язгы эрү чорында саклануы өчен кертелә.
-
Әлмәттә санитар-экологик икеайлык башлана
Әлмәт районы ел саен Татарстанның иң чиста муниципалитетлары рәтенә керә.
-
Татарстан командасы «IQ ИФО» олимпиадасы лидерлары өчлегенә керде
Татарстан командасы «IQ ИФО»олимпиадасы лидерлары өчлегенә керде.
-
Казанда Россия халыклары спартакиадасы ярышлары узачак
2026 елның 1 августыннан 30 сентябренә кадәр бөтен ил буйлап иң көчле спортчылар арасында Россия халыклары спартакиадасы ярышлары узачак. Турнир спорт календаренең мөһим вакыйгасы һәм Лос-Анджелестагы 2028 елгы Олимпия уеннарына Россия эчендәге төп сайлау булачак.
-
Әлмәт урам театры һәм драма театры «Тантана» премиясе җиңүчеләре булды
«Тантана» премиясендә җиңүчеләрне Әтнәдә котладылар.
-
Бер атна эчендә 16 татарстанлы алкоголь белән агуланган
Татарстанда 23-29 март көннәрендә алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның 16 очрагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Илһам Шакиров һәйкәле кая куелачагы һәм аның авторы кем булачагы билгеле булды
Казанда легендар җырчы Илһам Шакировка һәйкәл урнаштыру өчен урын һәм скульптор сайланган. Монумент «Пирамида» янындагы скверда пәйда булачак.
-
Әлмәт районында быел беренче тапкыр талпан кадалуы теркәлгән
Әлмәт районында быел беренче тапкыр талпан кадалу очрагы теркәлде. Сезон башыннан Татарстанда җиде кеше медицина ярдәме сораган. Белгечләр табигатькә чыкканда сак булырга киңәш итә.
-
Татарстан елгаларында су дәрәҗәсе күтәрелүен дәвам итә
Татарстанда узган тәүлектә елгаларда су күтәрелү дәвам итте. Аларның күбесендә ул 1-11 сантиметрга күтәрелде.