Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәттә санитар-экологик икеайлык башлана

Әлмәт районы ел саен Татарстанның иң чиста муниципалитетлары рәтенә керә.

Әлмәттә санитар-экологик икеайлык башлана  

«Экологик иминлек» милли проекты кысаларында 1 апрельдән 31 майга кадәр Әлмәттә санитар‑экологик икеайлык узачак. Гомумшәһәр өмәләре 25 апрельгә һәм 16 майга планлаштырылган.  

Акция кысаларында территорияләр һәм ишегаллары тәртипкә китереләчәк, яшел зоналар, чишмәләр, сулык ярлары һәм ташландык участоклар чистартылачак. Предприятиеләр җир эшләреннән соң төзекләндереләчәк, төзелеш оешмалары чүп-чарны җыячак һәм коймаларны ныгытачак.  

Апрель һәм май айларында чүп-чарны полигонга бушлай тапшырырга була, чыгаруга гаризалар экология департаментында кабул ителә.  

Шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе юл билгеләрен, тукталышларны һәм кече архитектура формаларын чистартуга кереште инде.  
Апрельдә агач утырту буенча традицион акция булачак, ә уку йортларында «ЭКОяз‑2026» проекты чаралары уза.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса