Илһам Шакиров һәйкәле кая куелачагы һәм аның авторы кем булачагы билгеле булды
Казанда легендар җырчы Илһам Шакировка һәйкәл урнаштыру өчен урын һәм скульптор сайланган. Монумент «Пирамида» янындагы скверда пәйда булачак.
Казанда РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә һәйкәл куячаклар. Аның кайда урнашачагы һәм кем тарафыннан ясалачагы билгеле булды. Монумент «Пирамида» күңел ачу үзәге янында урнашкан Илһам Шакиров скверында куелачак. Бу скверга узган елның апрелендә, җырчының 90 еллык юбилее уңаеннан, аның исеме бирелгән иде. Һәйкәлне ясау Денис Мельниковка йөкләнгән.
«Үткән атнада Казан мэриясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе вәкилләре Илһам Шакиров скверында киңәшмә үткәрде. Нәтиҗәдә, Шәһәр үсеше институтына скверның архитектур планын эшләргә кушылды», – дип хәбәр итте филармониянең матбугат хезмәте.
Илһам Шакиров һәйкәле авторы конкурс нигезендә сайлап алынган. Денис Мельников Казанда яңа исем түгел – ул Фатих Кәрим һәйкәлен иҗат итүчеләрнең берсе. Аның тагын бер эше Белгород өлкәсендә урнашкан һәм Захар Карамян белән берлектә ясалган «Качели» дип аталган сугыш темасына багышланган композиция.
Казанда Илһам Шакиров белән бәйле берничә урын бар. «Казан Экспо» үзәгендәге 3 мең урынлы концерт залы аның исемен йөртә. Николаев урамындагы җырчы 1974-2005 елларда яшәгән 5нче йортка истәлек тактасы куелган. Шулай ук шәһәрдә Илһам Шакиров исемендәге урам һәм музыка мәктәбе дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia