Әлмәттә бер хатын-кыз чит фатирдан өч шешә алкоголь урлаган
Хуҗага зыянны 1047 сумга бәяләгәннәр.
Әлмәттә бер хатын чит фатирдан өч шешә алкоголь урлаган
Хуҗага зыянны 1047 сумга бәяләгәннәр.
Әлмәттә хатын-кыз чит фатирдан өч шешә аракы урлаган өчен хөкем ителгән. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. Инцидент узган елның ноябрь ахырында булган.
Аек булмаган җинаятьче хатын бикләнмәгән фатирга кереп, суыткычтан аракы алып чыгып киткән. Хуҗага зыянны 1047 сумга бәяләгәннәр.
Судта хатын гаебен таныды һәм зыянны каплады. Аны сигез ай сынау срогы белән шартлы рәвештә алты айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итәләр. Хөкем әле үз көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia