Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында быел беренче тапкыр талпан кадалуы теркәлгән

Әлмәт районында быел беренче тапкыр талпан кадалу очрагы теркәлде. Сезон башыннан Татарстанда җиде кеше медицина ярдәме сораган. Белгечләр табигатькә чыкканда сак булырга киңәш итә.

Әлмәт районында быел беренче тапкыр талпан кадалуы теркәлгән🌿
 
Татарстанда бу сезонда беренче тапкыр талпан кадалу очраклары теркәлде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Ел башыннан Биектау, Әлмәт, Азнакай, Зеленодольск, Нурлат районнарында җиде кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Шулай ук Казанда яшәүче Сочида талпан эләктерүе турында хәбәр итте.

Бөҗәкләр ешрак урманнарда, куаклыкларда һәм биек үләннәрдә тереклек итә. Алар бигрәк тә караңгы һәм дымлы урыннарны яраталар.
Моннан тыш, аларны урман янындагы дача участокларында да очратырга мөмкин. Талпаннар иртә, кич актив була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса