Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан командасы «IQ ИФО» олимпиадасы лидерлары өчлегенә керде

Татарстан командасы «IQ ИФО»олимпиадасы лидерлары өчлегенә керде.

Татарстан Республикасы командасы «IQ ИФО» студентлары арасында Идел буе федераль округының XI интеллектуаль олимпиадасында өченче урынны алды. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы 2026 елның 28 мартында Саранскида узды.

Проект Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ярдәме белән гамәлгә ашырыла һәм яшьләрне инновацион һәм интеллектуаль-иҗади эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Ярышларда округның 14 төбәгеннән студентлар катнашты. Алар алты юнәлештә көч сынаштылар: робот техникасы, инженер командалары конкурсы, пилотсыз авиация системаларын очу һәм программалаштыру, парламент дебатлары, шулай ук «Нәрсә? Кайда? Кайчан?». Конкурс чараларында зачеттан тыш Луганск өлкәсе һәм Белоруссия командалары катнашты.

Катнашучылар өчен Мордовия башкаласы Саранскның истәлекле урыннарын карау белән мәдәни программа әзерләделәр, дип зәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса