Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Бер атна эчендә 16 татарстанлы алкоголь белән агуланган

Татарстанда 23-29 март көннәрендә алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның 16 очрагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күрсәтелгән чорда кискен агулануның 74 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта ир – атлар күбрәк зыян күргән – 62,2%, хатын-кызлар-37,8%.

Ведомствода очраклы агулануларның күбесе алкоголь куллану аркасында килеп чыккан дип өстәделәр (33%). Башка инцидентлар даруларны ялгыш кабул итү (22,2%), очраклы кабул итү (27,7) һәм башка сәбәпләр (17,1%) белән бәйле, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса