Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Төртеп күрсәткәч эшлиләр

Көз җитеп, яңгырлар ява башлау белән, юлларның ни дәрәҗәдә төзек яки киресенчә төзек булмавы ачыклана башлый.

Республика порталының «Халык контроле» мәгълүмати системасына безнең районнан агымдагы елның соңгы атнасында гына да 52 мөрәҗәгать кергән.  Шу-ларның күбесе терри-торияләрне һәм юлларны төзекләндерү мәсьәләләренә кагыла.

Җәйге чорда юл ху-җалыгы хезмәткәрләре дәррәү кубып асфальт җәю, ремонтлау эшләре башкарсалар да, бөтенләй җимерек һәм төзекләндерелмәгән урыннар шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә байтак икән әле. Яңа гына ремонт ясалган кайбер юллар да шушы кыска гына вакыт эчендә таушалырга өлгергәнлеге ачык-ланды. Мисал өчен, Тихоновканың Елховская урамындагы юлга октябрь башында гына ремонт ясаган булсалар да, бүген инде асфальт чокырлар белән капланган. 

Соңгы елларда җир асты торбаларын ремонтлаганнан соң юлларны төзекләндерми калдыру даими күренешкә әверелеп китте. Ленин урамындагы 22 нче һәм Чехов урамындагы 40 нчы йортлар ишегалларында күзәтергә була бүген бу тәртипсезлекне. Ленин урамындагы 93 нче йорт янында исә велоюл белән тротуарны бөтенләй актарып ыргытканнар.

Нефтьчеләр көнен билгеләп узар алдыннан шәһәребез урамнарында заманча матур тукталыш павильоннары барлыкка килү бик куандырган иде әлмәтлеләрне. Редакциябезгә мөрәҗә-гать итеп, аллага шөкер, искеләреннән котылдык, урамнар матурланып калды, дип тә яздылар. Тик күптән түгел шуның киресе булды. Совет урамындагы «13 нче мәктәп» тукталышында булган бик матур иркен павильонны сүтеп алып китеп, аның урынына таушалып, кыйшаеп беткәнен китереп урнаштырганнар. «Бу тукталыш шәһәр өчен оят күренеш. Биредә бит предприятие хезмәткәрләре вахта автобусын көтеп торалар, иртәнге якта кеше аеруча күп була. Яңгыр ява калса, халык павильон эченә сыймый, кешеләр яңгыр астында басып торырга мәҗбүр булалар бит», дип зарлана әлмәтлеләр.

Көзен, көннәр кыскарган чорда, урамнарның тиешенчә яктыртылган булуы да шарт. Кызганыч, ләкин бу да күп вакыт үтәлми. Урсалы халкы Рыжиков урамында лампочкаларның янмавыннан зарлана. Белоглазов урамындагы 3 нче һәм 5 нче йортлар тирәсендә һәм 29 нчы балалар бакчасы янында, Әминов урамында да кичен караңгылык хөкем сөрә. Ә менә Галиев - Объездная урамнарындагы юл киселешендә машиналар йөри торган юл бөтенләй яктыртылмый икән. Бу авария куркынычы тудыра, шуңа күрә дә биредә баганага өстәмә фонарь урнаштыру сорала. Кагыйдә буенча, биредә килгән зарлар ун көндә дүрт төргә бүлеп карала: «уңай хәл ителгән», «планлаштырылган», «эшләнә» һәм «кире кагылган». Шул рәвешле алда әйтеп кителгән барлык зарлар да әлегә «эшләнә» стадиясендә. Шәһәр службалары тәнкыйть яратмасалар да, «эшләрбез» дип җавап бирәләр. Нинди дә булса өлкәгә җитәкче итеп куйгач, «Халык контроле»нә эләкмәс өчен, аларга бәлки бераз шәһәр һәм район буйлап рейдларга чыгып керергә кирәктер. Халык төртеп күрсәткәч кенә чара күрү бер түрәне дә бизәми.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса