Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Очрашу урыны - ТЕАТР!

Әлмәт татар дәүләт драма театры 78 нче сезонга ишекләрен ачты.

Гаҗәеп сәләтле артистлар, оста режиссерлар, уникаль репертуар, эксклюзив проектлар - саный китсәң, Әлмәт театрының үзенчәлекле яклары шактый.

Шулардан чыгып, Әлмәт театры ул - бренд, театр ул - тренд дигән идея яңа сезонның нигезе булды. 

Рәсми өлештә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән театр коллективын, барлык тамашачыларны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рифнур Камалов сәламләде. Ул сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән театр хезмәткәрләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен ТР халык артисты Рафик Таһировка ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ТР Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе белән артистлар Рифат Әхмәдиев, Фаил Сафиуллин, Диләрә Фазлыева, Резеда Хәертдинова, шулай ук театрның администраторы Нәҗибә Шириева бү-ләкләнделәр.

«Ел актеры» премиясенә артистлар Динар Хөснетдинов, Айрат Мифтахов,  Илсур Хәертдинов лаек булдылар.

Дамира Кузаева исемен-дәге премияне артистларга Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева тапшырды.

Иҗади активлыгы, Әлмәт театры үсешенә керткән зур өлеше, һөнәри осталыгы өчен әлеге премиягә Татарстанның халык артисты Раушания Фәй-зуллина, шулай ук артистлар Фаил Сафиуллин, Эльмир Нургалиев ия булдылар.

«Татнефть» Хәйрия фонды Татарстанның атказанган артистлары Наилә Нәҗипова һәм Асия Харисовага милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә өлеш керткәннәре, «Рухият» программасы проектларын тормышка ашыруда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

 «Бик зур рәхмәт, тамашачылар, сезгә. Әлбәттә, менә шушылай зал тутырып килүегез безгә яңа дәрт өсти, өметләр уята. Яшик әле, туганнар! Яшәргә кирәк. Ә яшәү өчен кешегә театр кирәк. Театр-сыз яшәү ул - рәхәт яшәү түгел. Әгәр җаныгызга урын таба алмыйсыз икән, театр-га килегез. Әгәр дә сезгә бик рәхәт икән, сөенечегезне бүлешәсегез килә икән - театрга килегез»,- диде театр директоры Фәридә Исмәгыйлева. Үзенең чыгышында ул узган сезонда 4 премьера чыкканын, яңа 78 нче сезонда тагын 3 премьера тәкъдим ителәчәген әйтеп узды.

Октябрь аенда  яңартылган музей - «Арт-мәйданчык» тәкъдим ителәчәк дип көтелә. Анда иҗади очрашулар, перформанслар уздырылачак. 30 урынлык зал икенче катта урнашкан. Музей «Татнефть» Хәйрия фонды гранты ярдәмендә яңартылган.

Рәсми өлештән соң яңа премьера - «Ах яки мәхәббәт элмәге» комедиясе тәкъдим ителде.

«Халыкка дәрсе    гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне  уятыр.

Театр - яктылыкка,  нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер,  уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне   уйлатадыр...»

- татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай язган әлеге шигъри юллар күпме еллар үтсә дә үзенең әһәмиятен югалт-мый. Чыннан да бит, театр-да яңгыраган фикерләр, сәхнәдә күрсәтелгән хис-кичерешләр, фәлсәфи уйлар күңелнең түренә үтеп кереп, үз эзен калдырырга сәләтле. Премьера спектакленә кил-гәндә, аның авторы һәм режиссеры Илгиз Зәйниев. Әлмәт театры белән аны күптәнге дуслык җепләре бәйли. Биредә куйган барлык әсәрләре дә уңышка ирешә. Әлеге премьера да авторның үз стилендә. Теат-раль брошюрада мәгънәсез комедия дип язылган булса да, мәгънәсе тирән аның. Геройларның әйткән сүзләре бүгенге көннең проблемаларын күтәрә. Юмор аша тамашачыга үз фикерен җиткерә автор. Шундый инде ул Илгиз Зәйниев иҗаты - шаяру аша турысын, дөресен әйтә алу. «Илгиз Зәйниев - татар милләте өчен искиткеч зур байлык булган шәхес ул», - дип юкка гына әйтмәде аның турында театр директоры Фәридә Исмәгыйлева. Комедия булуга карамастан, спектакльдә бик җитди темалар кузгатыла - татар милләтенең киләчәге, татар теленең югалып баруы проблемалары. «Татар китабын төрмәгә ябып укытсаң гына», «Татар теле бетүгә багышланган концертлар еш үткәрелә»... Бу фикерләр авторның тамашачыга, татар халкына кычкырып әйтеп җиткерергә теләгән уйларыдыр, бәлки.

Спектакльдә мәхәббәт тарихлары турында сүз бара. Нинди була соң ул мәхәббәт элмәге? Чын мәхәббәтне мавыгудан ничек аерырга? Бу сорауларга җавапларны төп геройлар эзли. Бу рольләрне Резеда Хәертдинова һәм Алмаз Шаһимәрдановлар уйнады. Алар тыйнак, сабыр холыклы, ягымлы Резеда һәм бу спектакльдә үзен өметле җырчы итеп күрсәткән, табигый моңлы тавышы белән сокландырган Алмаз өчен махсус язылган рольләр кебек тоелды.

Шул ук вакытта әсәрдә күпләр өчен таныш булган фәлсәфи уйлар да еш яңгырый. Мәсәлән: «Кем син?» дигән сорауга инде 30 ел җавап тапкан юк»,  - ди Раушан Мөхәммәтҗанов уйнаган герой Эмиль. Гомумән әйткәндә, Раушан уйнаган персонаж баш рольдә булмаса да, әсәрдә зур урын алып тора. Чөнки тамашачыга җиткерәсе төп фикерләр нәкъ менә аңардан яңгырый: «Бу бит безнең бәлабез: бик ышанасы килә дә,  ә тирә-юньдә алдакчылар гына». Геройлар мәхәббәт маҗараларында кайнаганда ул егет дөнья, киләчәк турында уйлана. Кем белгән, бәлки төп герой Альберт Мурзинның «Үрмәкүч тө-кереге» романы аңа шундый йогынты ясагандыр... 

Шунысын да әйтеп узыйк, әлеге премьера ике көн күрсәтелде. Икенче көнне урта буын артистлар уйнады. Ә менә Эмиль ролендә бу юлы Динар Хөснетдинов иде. Бу да юкка түгел сыман тоела. Ике артист та бер вакытта, бергә театрга килә, якын дуслар, ә иң мөһиме - алар Әлмәт театрының киләчәге. Театр сәнгатендә үз урыннарын тапкан танылган шәхесләр. Нәкъ менә алар киләчәктә яшь тамашачыга спектакльдә кузгатылган җитди сорауларны җиткерергә сәләтле. Бу фикер, әлбәттә, әлеге премьера белән генә түгел, ә гомумән татар театры сәнгате киләчәге белән дә
бәйле. Хәер, спектакльне карагач һәркемнең үз фикере туа.

 

Рәмилә Хәмидуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса