Нәтиҗә ясар чак
Кырларда урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң, нәтиҗәләр ясау, авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләрнең хезмәтенә лаеклы бәя бирү күркәм гадәт.
Авыл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен быел зур казанышлар белән каршыладылар.
Ашлыкның республика буенча тулай җыемы күрсәткече 5 миллион тоннага җитте. Соңгы культуралар урагын исәпкә алмаганда, урып-җыю эшләре төгәлләнде дип әйтергә була.
Әлмәт җирлегендәге басулардан исә 104,2 мең тонна бөртеклеләр уңышы җыеп алынган. Күрсәткечләр яхшы. Бу турыда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев үзе хәбәр итте. Бөртеклеләрне җыюда район буенча иң югары күрсәткечләргә Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, «Союз-Агро», «Васильевка», «Кичүчат», «Ярыш» җәмгыятьләре ирешкән. Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында Рафиков Н.Ш. иң алдынгысы дип табылган.
Октябрь - кәбестә, чөген-дер җыю чоры. Районда бу тармакта да уңыш күрсәткечләре яхшы дип әйтергә була. «Яшелчә үзәне» басуларында хәзерге вакытта төрле сорттагы кәбестә җыялар. Быелгы уңыш шәп, 3000 тоннадан да ким булмаска тиеш, дип ышандыра район яшелчәчеләре. Шул рәвешле авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акча 1 миллиард 469 мең сум булыр дип көтелә. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга субсидияләр, грантлар рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам итә. Агымдагы елның 9 аенда гына да бу уңайдан районга 99 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән булган.
Әлмәт районында сыйфатлы орлыклар фондын тулыландыру өстендә дә эш алып барыла. Төп базалар «Ярыш» һәм Н.Е. Токарликов исемендәге хуҗалыкларда булдырылган. Хәзерге заманда техникасыз бер генә эшне дә тиешенчә башкарып булмый. Шуңа күрә дә үсемлекчелектә дә, тер-лекчелектә дә заманча техника куллану сорала. Әлмәт районында бүгенге көндә 369 берәмлек трактор, 99 комбайн, 102 культиватор, 35 чәчү комплексы, 122 универсаль чәчкеч исәптә тора. Быел тагын өстәмә 12 трактор, 1 комбайн, 3 йөк машинасы, 4 чәчү комплексы сатып алганнар. Шуңа өстәп Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ һәм «Союз-Агро» җәмгыяте туфракны тирәнтен казучы корылмалар да кайтарткан. Моннан тыш «Союз-Агро» унлап К-742 тракторын сатып алуга заявка җибәргән. Әлеге техниканың килә-чәктә районның авыл җир-лекләрендәге юлларын чистартуда да кулланылачагы билгеле булды.
Киләсе елгы уңыш быелгысы шикелле үк мул булсын өчен бүген тырышырга кирәк, дип саный авыл хуҗалыгы белгечләре. Туфракны минераль ашламалар кулланып баету эшләрнең иң мөһиме санала. Хәзерге вакытта чәчүлек өчен әзерләнгән 48,4 мең гектар мәйдан җирнең 26 мең гектары әйбәтләп эшкәртелгән икән инде.
Терлекчелек тармагында да эшләр үз чираты белән бара. Хуҗалыкларда малларны кышлату чорына әзерли башлаганнар. Мөгезле эре терлекләр җәйге лагерьлардан абзарларга, фермаларга кайткан. Аларны ашату өчен район хуҗалыкларында терлек азыгы мулдан туп-ланган. Печән 11314 тонна, сенаж 34050 тонна, силос 14020 тонна, салам 5769 тонна әзерләнгән. Районда бүгенге көндә 6837 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 2132 се сыерлар. Сыерның сөте телендә, диләр. Бу чыннан да шулай. Малга печән белән салам гына ашатып, савымны арттырып булмый - анысы да бар. Сөтлебикәләрне билгеле бер рацион белән, төрле витаминлы катнашмалар белән дә сыйлау кирәк. Бу катнашмаларны да шулай ук алдан сатып алып, хәзерләп кую зарур.
Савым күрсәткечләренә килгәндә, ел башыннан алып 10,8 мең тонна күләмендә сөт савылган. Хуҗалыклар тарафыннан 647 тонна ит җитештерелгән. Яшерен-батырын түгел, бу күрсәткечләрне югары дип әйтеп булмый. Киләчәктә ит-сөт булдырырдай бозауларның баш саны да 1577 генә. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 155 башка кимрәк. Терлекләрнең баш санын киметүгә юл куймау өстендә сүз барса да, төрле сәбәпләр белән «Н.Михайловка-Р», «Чишмә» һәм тагын бер-ничә крестьян-фермер хуҗалыклары малларын шактый гына бетергәннәр. Мөгезле эре терлекләрнең баш санын ликвидацияләү Н.Е. Токарликов исемендәге АҖнең Югары Акташтагы товарлыклы-сөтчелек фермасында да күзәтелгән. «Яңа Михайловка» хуҗалыгы кредит бурычын капларга кирәк, дип аңлатса, «Актау», «Кичүчат», «Чагылтау», «Беренче май» хуҗалыклары лейкоздан арындыруны сәбәп итеп күрсәткән. Шул рәвешле мөгезле эре терлекләрнең баш саны узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 562 башка кимрәк. Терлекләрнең баш санын кабаттан тулыландыру өчен көтүне яңарту, таналар кайтарту кебек чаралар күрелә башлаган башлануын.
Районда еллар дәвамында җыелып килгән җитди проблема чишелә башлаган. Ул да булса кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләренә кагылышлы проблема. Чүп басып бетергән буш җирләр кабаттан эшкә җигелгән. 19871,9 гектар мәйданны биләп торган бу җирләрнең 8127 гектары инде быел эшкәртелгән, тагын 10538 гектарында эш башлап җибәрәсе калган.
Районның агропромышленность комплексында хәл ителмәгән мәсьәләләр күп әле. Ләкин аларны чишүдә елдан-ел чаралар күрелә баруы киләчәккә өмет уята. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшләрен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь, тырыш хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Аларның һәрберсенә ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре генә теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа