«Голландия Розасы», яки Тарих тузанын кагучы
Мин аны мәгариф идарәсендә эшләгән чагыннан беләм. Милли бүлектә ике Роза иде. Берсе - Роза апа (Роза Шакировна), икенчесе - Роза Тәкытдиновна.
Роза Шакировна курчак кебек, кечкенә генә, җыйнак кына. Мин аны «местная Роза» дия идем. Чөнки ул үзебезнеке, безгә пионер чагыбыздан таныш Роза апа. Ә икенчесе шәп гәүдәле, беренчесенең капма-каршысы. Анысы - «голландская Роза». Тышкы кыяфәте, нык, төз гәүдәсе, үзен тотышы, бераз һавалылыгы шулай күрсәтә иде аны. Сүзем шул «голландия Розасы» турында.
Мәгариф идарәсендә ул озак тоткарланмады. Педагогик белеме булса да, шактый еллар башка тармакларда эшләгән кешегә мондый «бетле тун» ник кирәк. Мәгариф өлкәсендә эшләү өчен башка темп, башка холык, башка темперамент кирәктер. Ә ул башка камырдан. Ул тик тора, бер урында утыра торган түгел. Вакытын, җаен, урынын туры китереп лаеклы ялга чыга да, тарих тузанында «коена» башлый.
Әйе, кемнәрдер оныклар караша, берәүләр «авырый», икенчеләре... Икенчеләре туган як тарихын, үткәнен барлый, китап яза, киләчәк буыннарга калдыра. Тарих белән кызыксыну аңарда мәктәп чорыннан ук була. Ә мәгариф, мәгърифәт, ни әйтсәң дә, үз эшен эшли. Балачак хыялларын канатландырып җибәрә. Тарихка, телгә караган төрле чаралар, очрашулар, язмалар - берсе дә эзсез узмый.
- Авылның тарихы, аның кешеләре язмышы турында язасы килү теләгем күңелемдә күптән уянды, шул уй гел кыбырсытып торды. Югары Чыршылы авылы тарихын язып калдырган Зиннәтулла ага Насыйбуллин материалларына нигезләнеп, 2004 елда туган авылым тарихына багышланган китап чыгарган идек. Әлфия Ямаева белән авторлыкта дөнья күрде ул, мин исә ярдәм итүче булдым. Бу эшнең авылыбыз кешеләре, үсеп кенә килүче яшь буыны өчен ни дәрәҗәдә кирәк икәнен яхшы аңлап һәм тупланган тәҗрибәгә таянып, Түбән Чыршылы тарихына караган басма, авылыбызның һәр кешесе һәм шушы төбәк белән кызыксынучы һәркем кулына тотып, иркенләп укырлык китап рәвешендә бастыруны үземә максат итеп куйган идем. Шуның өчен үзебездә һәм Татарстаннан читтә яшәүче якташларыбыздан материаллар туплый башладым. Бу яклардан китеп башка җирләрдә төпләнеп калганнар туган якның кадерен беләләр, аның белән бәйле ядкарьләрне кадерләп сак-лыйлар. Бары тик йөрергә, эзләп табарга, мөрәҗәгать итәргә һәм кеше укырлык дәрәҗәгә китереп тәкъдим итәргә генә кирәк, - ди ул.
Гомумән, Роза ханым заман белән генә түгел, заманнан алда «чаба» торган шәхес. Ничә еллар буена фейсбукта чит илләрдә яшәү-че милләттәшләребез, зур-зур дәрәҗәле галимнәр белән аралашып тора. Шул рәвешле язарына азык туп-лый.
Әлбәттә, кешеләр белән аралашу, язышу өчен үзеңнең төпле белемең, нык-лы дәлилең булу һәм үз сүзеңә үзең хуҗа була белү шарт. Гарәбстан, Иран, Төркия галимнәре, дәүләт эшлеклеләре дә калмый. Мәскәү, Питер, Самара, Уфа, Казан кебек шәһәрләр, алар белән элемтәләр аның өчен гадәти аралаша торган үз шәһәрләргә әйләнәләр.
Күз алдына китерәсезме, бу бит гади бер авылда туып-үскән ханым, ә ниндидер зур постларда утырган түрәбикә түгел. Ходай аңа кеше белән аралаша, кешене тыңлый белү сәләтен дә мулдан биргән. Шулай булмаса, бу кадәр эшне кем ерып чыга алыр иде.
Күз бетереп утырмыйм әле дип, бе-рәүләр китап та укымаган вакытта, ул никадәрле архив материалларын өйрәнә. Ничәмә-ничә йөз саргайган кәгазь актара, берәмтекләп, хәрефен-хәрефкә, елын-елга аерып туплый, чагыштыра. Аларның нәсел-ыруын барлый, нәсәб-токымын тикшерә. Алай гына да түгел, эзләп табып, я үзе бара, яисә кунакка чакыра.
- Материалларны шулай ук халыктан җыям, чөнки бу яклардан китеп, илнең төрле төбәкләрендә гомер итүчеләрдә уникаль язмалар, фотолар барлыгын яхшы беләм. «Иманлы төбәк җәүһәрләре»нә туп-ланганнары арасында Кабарда-Балкар республикасында яшәүче Бикчуриннар нәселеннән Айвар әфәнде Бикчурин, репрессиянең аяусыз җилләре куып илткән Магнитогорскидагы Мәдхия апа Кәлимуллина һ.б. язмышларына бәйле истәлекләр бөтен халыкка җиткерелде.
Авыл мәдрәсәсенең җитәкчесе ишан Мө-хәммәдхәниф хәзрәт-ләренең оныкларын Ашхабадтан таптым. Алар белән элемтәгә кереп, нәсел җепләрен барладым, шәҗәрәләрен, кулъязмаларын алдым. Берәмтекләп-бөртекләп җыелганга, китап кына түгел, аңа мөнәсәбәте булганнарның һәммәсе дә күңелемә бик якын һәм алар бик күп. Әйе, китапта язмышларның төрлесе бирелде, әле күпмесе үзенең чиратын көтә.
Төрле очрашуларга, фәнни-гамәли конференцияләргә бару, әлбәттә, Роза ханымның гаилә бюджетыннан һәм иганәчеләрдән. Бүрене аягы ашата, дигәндәй, аның бит әле иганәчесен дә эзләп табарга, сөйләшергә, сорарга, ышандырырга. Һәм сиңа финанс ярдәме күрсәтүченең йөзенә кызыллык китермәслек эш башкарырга, нәтиҗә күрсәтергә. Ә бит икенчеләр, эшләп алган лаеклы ялым, урыным корыда, артым җылыда дип сериал карап яисә ВКда артистларның тетмәләрен тетеп, бер белмәгән, күз күрмәгән әллә кемнәр белән «тел чарлап» утыралар. Ул исә андый чараларга гади катнашучы буларак кына йөрми. Ә күпләрен үзе оештыра. Аңарда оештыру сәләте дә көчле. Роза Тәкытдин кызына бу эшләрне берәү дә кушмый. Ул аларны күңеле, җаны кушканга башкара. Андый чараларга килгән кунакларны каршылау, ашату, кундыру мәсьәләләре шактый четерекле. Әлбәттә, аңа ярдәм итүчеләр була. Тик, гадәттә мондый эшләрне зур оешмалар, яисә уку йортлары эшли. Шуңа да язмам герое үземә дә, гәрчә аның лаеклы ялдагы гади бер ханым икәнен белсәм дә, ниндидер бер фәнни үзәк хезмәткәре булып тоела.
Кешенең зыялылыгы, тәртип-тәрбиясе каннан, нәселдән киләдер. Югары белем турындагы документ, утырган кресло, хәтта фәнни дәрәҗәләр дә бирми зыялылыкны. Бу - кешенең үзенә кадәр шул юнәлештә эш алып барган хезмәттәшләренә карата булган мөнәсәбәтендә чагыла. Тарих ул шундый катлаулы нәрсә, кемнәрдер бик җайлы гына итеп үзенә кадәргеләрнең хезмәтләрен минлекләп тә куялар. Андыйларны да күргән булды. Роза ханым үзенә юл күрсәткән, ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтле. Үзе башкарган һәр эштә кемнәрнең хезмәтләренә таянган, нәрсәгә нигезләнгән, барысын да төгәл күрсәтә. Чөнки тарих төгәллекне, дөреслекне ярата. Еллар узганнан соң башкалар синең артыңнан кабаттан дөресләп, төзәтеп йөрергә тиеш түгел.
Роза Тәкытдин кызы һаман эзләнүдә. Яңа материаллар, яңа танышлар, яңа табышлар. Бүген ул кече Ватаны булган туган авылында «казына».
«Төбәк тарихына нисбәтле китаплар басылса да, әле өйрәнелеп бетмәгән, халыкка җиткерелмәгән материаллар бик күп. Авылыбызның үткәне, аның танылган шәхесләре турындагы узган гасырлар сәхифәләрен кузгатып, тарих тузанын тузгытасылар бар әле!» - ди Роза ханым.
Иманым камил, ул тузгыта да. Һәм килер буыннарга чистарган, пакьләнгән тарих ачыла.
Роза Тәкытдин кызы Абзалова-Сәлманова бүген дә җиң сызганып эшкә чумган. С. Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә эшләп килүче «Туган як» клубы әгъзасы. Менә кайда ул яшәү мәгънәсе, яшәү көче. Яшисе килеп яшәү шул буладыр.
Чәшеленең мөхтәрәм кешеләре «Чәшелем - асыл илем» китабын «авылыбызның Коръәне» дип атыйлар. Шунысы куандыра, халык үткән тарихы белән кызыксына, кем булуын барлый башлады, милли горурлык үсеш алды. Бигрәк тә яшь буын уку, белем алуга омтыла. Авылыбыз мәчетендә уздырыла торган Корбан бәйрәмендә бик күп яшьләр катнаша, ел саен җыелышып кайтып бөтен авыл халкы белән бәйрәм итәбез. Гомер-гомергә Чәшеле халкы Әлмәт каласына тартылды, бүген дә шулай дәвам итә. Бәлки Әлмәт төбәгендә милләтебезнең рухы көчлерәк булудандыр, йә булмаса ерак нәсел тамырларыбыз бер үк заттан башланганга кан тартадыр, күрәсең.
(Р. Абзалова-Сәлманова. «Ватаным Татарстан», 30 август, 2012 ел)
Рәфкать Шаһиев
#ЯшьлекнеИяртепЯзмышКиләчәккәЮлАлсын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа