«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм солдатларының тол хатыннары юбилей медальләренә лаек булдылар
Быел илебез истәлекле датаны – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтте.
«Әлмәтнефть» нефть-газ табу идарәсе ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм солдатларының тол хатыннары юбилей медальләренә лаек булдылар
Быел илебез истәлекле датаны – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтте. 9 Май алдыннан ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм солдатларның тол хатыннары юбилей медальләренә лаек булдылар. Бу бүләкләр генә түгел – бу аларның батырлыгын, хезмәтен һәм ныклыгын тану. «Әлмәтнефть» ветераннарын хөрмәтләүдә идарә башлыгы Илфат Нурсәетов катнашты. Ул дулкынланып һәм горурланып, тирән ихтирам һәм рәхмәт белдереп, юбилей медальләрен ветераннарның күкрәгенә такты.
– «Татнефть» компаниясе ветераннары арасында – бу Җиңүне якынайтучылар, сугыштан соңгы елларда илне хәрабәләрдән күтәрүчеләр, Татарстанның нефть тармагы башлангычында торучылар һәм киләчәк буыннар өчен ныклы нигез салучылар бар. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның күбесе инде исән түгел, әмма бу медальләр һәм рәхмәт сүзләре — шул исәптән аларның һәркайсы өчен дә, – диде «Әлмәтнефть»нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы.
Шундый маршрутларның берсе белщн котлау десанты дүрт ветеранда кунакта булды. Бу очрашулар бик үзенчәлекле. Җылы сүзләр, чәчәкләр һәм игътибар – исемнәре Җиңү тарихына гына түгел, ә Татарстанның нефть тармагы үсешенә дә язылган кешеләргә бүләк итәргә мөмкин булган нәрсәләрнең азы гына. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, фронтовикларның тол хатыннары… Аларның һәрберсе – аерым чор, хезмәт, сынаулар һәм дәрәҗә белән тулы аерым тарих.
Клавдия Зайцева:
басудагы балачактан – нефть суырту операторына кадәр
Сугыш башланганда Клавдия Ивановнага нибары 10 яшь була. Балачагы колхоз басуларында үтә: олылар белән беррәттән ул ару-талуны белмичә эшләи. Кечкенәдән бернинди эштән дә курыкмый. Нәкъ менә шушы сыйфатлары аны «Татнефть»кә китерә: төрле эшлщр башкаручы эшчедән алып проба җыючыга, нефть суырту операторына һәм товар операторына кадәр юлны билгели.
- Салкын, буран була иде – барыбер эшләдек. Нефтьне тапшырырга кирәк иде, - дип елмаеп искә ала Клавдия Ивановна.
Мария Мямяшева:
балачактан ук хезмәт сөючән
Тумышы белән зур крестьян гаиләсеннән булган Мария Григорьевна хезмәтнең нәрсә икәнен балачактан ук белә иде. 12 яшендә әни-сенең чын ярдәмчесенә әйләнә: уңыш җыя, басуда эшли, урман әзерли. Соңрак күп һөнәрләр үзләштерә: җир казучы, завод хез-мәткәре, ә «Әлмәтнефть» тә җыештыручы булып эшли. Гади, игелекле һәм тыйнак. Ул һәрвакыт эшенә һәм янәшәдәге кешеләргә тугры кала.
-Үз эшемне ярата идем. Җитәкчеләр яхшы, хезмәттәшләр – ярдәмчеләр иде, – дип искә ала ветеран.
Михаил Лебедев:
фронттан солдат һәм «Әлмәтнефть» мастеры
Михаил Андреевич фронтка 1942 елда, 18 яшендә китә. Көнбатыш һәм Брянск фронтларында тимер юл батальонында сугыша. Сугыштан соң тыныч тормышта үзен «Әлмәтнефть» кә багышлый: балта остасы, аннары технологик насослар машинисты булып эшли. Бүген аның истәлеген озак еллар бергә бәхетле гомер иткән тол хатыны Зинаида Александровна саклый.
- Үз вазифаларына бик җаваплы һәм пөхтә карый иде. Яхшы эшче, яраткан ир һәм әти булды. Ике кызыбыз бар, - дип уртаклашты
Зинаида Александровна.
Сәхипҗан Фәретдинов: 13 яшьтә бригадир һәм яшьләр остазы
Сәхипҗан Хәйретдин улы-ның тарихы – гаҗәп. Авыр сугыш елларында әтисенә булыша, 13 яшендә колхозда бригадир була. Бәй-ләнгән һәр көлтә өчен ул дусларының кесәләренә бераз ярма сала – шулай итеп аларны ачлыктан коткара. Зенит артиллериясендә хезмәт итә, армиядән соң бораулау кадрлары мәктәбен тәмамлый, «Әлмәтнефть»тә инженер һәм яшьләргә остаз була.
- Мин яшьләрнең ничек башлаганыбызны онытмавын теләр идем. Ул чагында барысы да кулдан иде. Тарихыбызны хәтерләсеннәр, - ди ветеран.
Аделя Закирова,
Лилия Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia