Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Сугыш чуалткан язмышлар

Сугыш бик күп язмышларны чуалтып бетерә. Чияләнгән шул язмышларны әле дә сүтеп, очына чыгып бетеп булмый. Ләкин, тырышканда, моңа ирешергә мөмкин.

 

2022 елда газетага күрше Зәй районыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Зәки улы Әхмәтвәлиевнең туганнарын табуда ярдәм итүебезне үтенеп, аның тумышы белән Әлмәт районыннан икәнен әйтеп, мөрәҗәгать иткәннәр иде. Без аны газетабызның электрон ресурсларында тараттык. Шуннан соң безгә Тайсуган авылыннан хәбәр килде һәм без аны Зәй районына юлладык. Алар элемтәгә чыктылар.

Илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән бер генә солдат та игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Әлеге эзләнү эшенең барышы, нәтиҗәсе ничек булган? Без бу хакта сорашып Зәй районына, Рәзимә ханым Кашаповага мөрәҗәгать иттек. Бу язма шул хакта.

Рәфкать Шаһиев

 

Билгесезләр бер табыла

Кечкенәдән әтисен күрәсе килеп яшәгән Гөлфирә ханымга әлеге хыялын Зәй районы Федоровка авылында тормышка ашырырга насыйп булды. Язын федоровкалылар авыл зиратын чистартканда Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Зәки улы Әхмәтвәлиев каберенә тап була. Федоровка халкы киңәш-табыш итешеп, ветеранның каберенә кую өчен һәйкәл ясатты.

Әлеге игелекле эш башында торган хәрби ветеран Валентин Атласов Галимҗан Зәки улы гаиләсен, туганнарын эзләү хәстәренә кереште. Бу турыда мәгълүмат эзләшүдә булышуны сорап, «Зәй офыклары» район газетасына да мөрәҗәгать белән чыкты.

  • Гомеренең соңгы көннәрен авылыбызда үткәргән Галимҗан Әхмәтвәлиев турында мәгълүматлы булу өчен эзләнү эшләре алып бардык. Ул «Мәскәү оборонасы өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләренә ия ветеран булып чыга. Эзләнсәң, эзгә төшелә икән, ди Валентин Атласов.

Шактый мәгълүмат табыла, тик эш башында ветеранның гаиләсе табылмый әлегә.

Галимҗан Әхмәтвәлиевнең кызы барлыгы авыл халкы, хәрби комиссариат катнашында, имам хәер-догасы белән таш урнаштырылгач кына ачыклана. Аны ачыклауда «Әлмәт таңнары» газетасы булышлык итте. Шул рәвешле, «Көт мине» телевизион тапшыруындагы кебек, ветеран язмышы ачыкланды. Бергәлектә көч, дип юкка әйтелмидер. Галимҗан ага кызының Әлмәт районы Тайсуган авылында яшәве ачыклана. Гөлфирә Мәрдамшина, балалары һәм оныклары белән Федоровка авылына килеп, әтисенең каберен күрү хәселен күрде. Ветеран кызы өчен дулкынландыргыч, хисләр камалышында калдырырлык сәфәр булгандыр.

- Әнием Гаҗилә бик сабыр, әтием, киресенчә, кызу канлы кеше иде. Сугыштан шундый холыксыз булып кайткандыр инде ул. Миңа - алты, абыема сигез яшь булганда әнием, әтиемнән аерылып, Үзбәкстан якларына апасы янына яшәргә чыгып китә. Үзбәкстаннан бирегә кайткач әтием, минем белән очрашырга теләк белдереп, хат юллаган иде. Балалар кечкенә, тормыш иптәшем эшли дә, укый да иде, һич форсат табылмады, абыем да бакыйлыкка күчте, - ди Гөлфирә ханым.

Әтисенең Зәй якларында яшәве турында ишетеп белә ул, тик очрашу теләген тормыш мәшәкате баса.

Галимҗан Әхмәтвәлиев - тумышы белән Әлмәт районы Нәдер авылыннан. Армия хезмәтенә 1940 елда Юдино хәрби комиссариаты аша алына, 1948 елда исә демобилизацияләнә. Язмыш аны Зәй районы Федоровка авылы һәм Мария Головина белән бәйли. Федоровка аксакаллары аның колхозда эшләгәнен, гомеренең соңгы көннәрен яхшы хәтерлиләр.

Сүз уңаеннан, районда иң кечкенә авыллардан саналган Федоровка халкы сугыш ветераннарына хөрмәтле. Алар уртак тырышлык белән фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган һәйкәл төзеделәр. Әлеге Хәтер мемориалына якын-тирәдә тиңнәр юк. Ветераннарны барлау, халык хәтеренә кайтару эше дәвамлы биредә. Гөлфирә ханым әлеге авыл халкының эчкерсезлегенә, кешелекле булуларына, игелекле эшләр белән януларына соклануын яшерми.

- Әтием каберенә янә шулай килербез. Православие динендә булган федоровкалыларның әтием каберенә игътибарлы булулары, таш куюлары гаҗәпләндерә, бу эшне оештыручы Валентин Атласовка, аның фикердәшләренә, авыл халкына чиксез рәхмәтлебез, - ди ул.

Галимҗан ага оныкларына каһарман бабалары белән горурланырлык, аның рухына дога барып торачак.

Рәзимә Кашапова

Зәй шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса